Балалар бакчасында 3 яшьлек сабый үлгән

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Иртән балалар бакчасы мәйданчыгында уйнап йөргән кыз бала махсус ясалган тауның баскыч арасына башын тыга һәм тыны кысылудан җан бирә.

 

Барыбыз да гыйбрәт алырлык бу хәл Новосибирскида булган. Җирле тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, балалар бакчасы хезмәткәрләренең үз һөнәри бурычларын тиешенчә башкармау һәм саксызлык аркасында баланың гомере өзелгән. Тәрбиячеләр баланы коткарып кала алмый.

 

Тикшерү эше дәвам итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, бала аягы таеп китеп егылганда башы белән кысылган булырга да мөмкин, ди. Тәрбиячеләр ни караган, анысын тикшерү органнары ачыкларга тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International