Мисырга бармый калучылар акчасын кире кайтара алырмы?

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Мисырга очышлар туктатылганнан соң Россия кулланучылар хокукын яклау идарәсенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарә тармагына 70 тән артык гариза кергән.

 

Туристик оператор клиентлары, компанияләрнең юллама акчасын кире кайтармавыннан яисә бер өлешен генә кайтарырга ризалык бирүләреннән зарланган. Мисал өчен, республика халкына  юллама акчасының 10-70 %ын тотып калып, калган өлешен генә кире кайтарырга теләүчеләр дә булган. Идарә тармагы белгечләр һәр очрак буенча да дәгъва һәм судка дәгъва гаризасы әзерләргә булышкан.


Мисырга оча алмый калган кешеләр юллама өчен тоткан акчаның 100 %ын да кире кайтарырга өметләнә ала, ди Россия кулланучылар хокукын яклау идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International