Декабрь аенда яңгыр яуса да, Казанда һава температурасы рекорд куя, дип әйтеп булмый әле.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шундый хәбәр җиткерделәр.
Идарәнең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, 7 декабрьдә Казандагы иң җылы һава температурасы 2008 елда булган – 5,9 градуска кадәр күтәрелгән. Ә бүген көндезге һава температурасы 2-4 градус чамасы җылы була.
Язны хәтерләткән җылы һава торышы Россиянең Европа өлешендәге башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Мәскәүдә, мәсәлән, бүген 8 градуска кадәр җылытырга мөмкин, диелә.