1 нче октябрь көнне Әлдермеш мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган концерт программасы һәм чәй табыны оештырылды. Өлкәннәрне котлап Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгәт Салихҗан улы үзенең изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре тарафыннан күңелле концерт программасы күрсәтелде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам ителде.
Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле чаралар оештыру дәвам итә.
Яңгул авыл җирлеге хезмәткәрләре Дидария Закирова, Сәвия Гыйбадуллина һәм Гөлназ Гарипова "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылары өчен чәй табыны әзерләде. Өлкәннәрне котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм узәк белгече Гүзәл Кәлимуллина килгән иде.
13 октябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 075 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 235 кешегә азрак.
"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле психологик дәрес үткәрде.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә төрле чаралар уздыру планлаштырылган.
7 октябрьдә “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы һәм ТР Нотариаль палатасы белән берлектә Татарстан Республикасында Өлкөннәр ункөнлеге кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.
Моннан 98 ел элек 5 октябрьдә Россиянең Эчке эшләр министрлыгы составында җинаятьләрне ачу бүлеге оеша. Әлеге тармак булмаса, бүген урамга чыгарга да куркыр идек. Чөнки җинаятьләр турында еш ишетеп, күреп торабыз. Шул уңайдан бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Павел Серов журналистлар белән очрашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика моношәһәрләрендә эшсезлек белән бәйле вәзгыятьне җиткерде.
Татарстанда рус теленә бик җылы һәм сакчыл карыйлар. Республикабызда - ике дәүләт теле һәм алар тигез хокуклы, дип кабул ителгән. Мәктәпләребездә рус һәм татар телләре бер дәрәҗәдә өйрәнелә. Ә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре хәтта Россия күләмендәге уртача күрсәткечләрдән дә югарырак. Гомумән, Казан лингвистика мәктәбе – илдә иң көчлеләр рәтендә. 19 гасырның 70 елларында оешып, ул бүген дә үсешен дәвам итә. Шуңа да быел нәкъ Татарстан рус теленең киләчәге турында сөйләшү мәйданы итеп сайланган.