7 октябрьдә “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы һәм ТР Нотариаль палатасы белән берлектә Татарстан Республикасында Өлкөннәр ункөнлеге кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.
Бу көнне социаль яклау бүлекләрендә, республика шәһәр-районнары хакимиятләре һәм күпфункцияле үзәкләрдә, “Бердәм Россия” партиясенең район (шәһәр) иҗтимагый кабул итү бүлекләрендә (барлыгы 52 пунктта) халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, дип җиткерә Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге.
Чараны республика шәһәр һәм районнарында төшке ашка бүленмичә 8.00-14.00 сәгатьләрдә (Казанда – 9.00-15.00 сәгатьләрдә) үткәрү күздә тотыла.
Консультантлар сыйфатында гражданнарны республика шәһәр һәм районнарында 8.00-11.00 сәгатьләрдә (Казанда – 9.00-12.00 сәгатьләрдә) – нотариуслар, республика шәһәр һәм районнарында 11.00-14.00 сәгатьләрдә (Казанда – 12.00-15.00 сәгатьләрдә) адвокатлар кабул итәчәк.
Барлык катнашучылар белән килештерелгән кизү графигы, шулай ук бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк пунктларның адреслары, җаваплы затларның исем-фамилияләре һәм телефон номерлары 26 сентябрьдән соң Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында (mtsz.tatarstan.ru) һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында (alrf16.ru) урнаштырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-07-83.