Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар узды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле чаралар оештыру дәвам итә.

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә учреждениенең элеккеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Биредә пенсионерларга үзәктәге үзгәрешләрне күрсәттеләр. Шулай ук, өлкәннәргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ичә Өлкәннәр декадасы кысаларында балалар белән тематик әңгәмә узды. Чараның максаты булып өлкәннәргә карата ихтирамлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү торды.

Моннан тыш, Балтач "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре "Көзге бал" бәйрәме уздырды.

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге психологы исә “Компьютер өйрәнү” дәресе уздырды. Чараның максаты булып өлкән буынны яңа мәгълүмати һәм технология чаралары белән таныштыру торды.

Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында Кукмара "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы интернат- йортларында торучы үз якташлары – өлкән гражданнар янына барды. Шундый ук акцияне Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә оештырган иде.

Балык Бистәсе "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында учреждениядә элек эшләгән пенсия яшедәге гражданнар белән очрашу узды. Биредә барлык кунакларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International