Моннан 98 ел элек 5 октябрьдә Россиянең Эчке эшләр министрлыгы составында җинаятьләрне ачу бүлеге оеша. Әлеге тармак булмаса, бүген урамга чыгарга да куркыр идек. Чөнки җинаятьләр турында еш ишетеп, күреп торабыз. Шул уңайдан бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Павел Серов журналистлар белән очрашты.
Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда авыр җинаятьләр, урлау, талау, хулиганлыкның башка төрләре кимегән. Әмма үтерү – 8, көчләү – 46, башкисәрләр һөҗүме – 54, фатирлар басу 4% ка арткан.
Республикада быел 236 үтерү очрагы ачыкланган. Алар арасында зур шау-шу тудырганнары да бар. Мәсәлән, 4 июнь көнне Чистайда торак йортка “кызыл әтәч” куна. Янгын сүндерүчеләр 4 мәеткә тап була. Тикшерү барышында янгынның юктан гына килеп чыкмавы да ачыклана. Баксаң, янгын корбаннары пешеп яки төтенгә буылып вафат булмаган. Мәрхүмнәрнең танышы тиз арада кулга алына. Ул бу йортка кичен кунакка килүен, эчеп күңел ачуларын һәм хуҗабикәнең дус кызы аңа кимсетү сүзләре әйтүен җиткерә. Нәтиҗәдә, ярсулы ир, барысы да йокларга яткач, кулына кухнядан пычак алып, әлеге хатын һәм аның кызының гомерен өзә. Шаһитлар калмасын дип, йокыга талган башка танышларны да шул юл белән юк итә. Барысы белән дә исәп-хисап ясап бетергәч, эзен югалтырга теләп, йортка ут төртә.
Мондый төрдәге 858 эш ачыкланып, судка тапшырыла. Шулай ук, оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган 147 җинаять очрагы ачыла.
Саннарны дәвам итсәк, агымдагы елның тугыз аенда 232 һөҗүм, 702 чит кеше малын урлау очрагы ачыклана. Әйтергә кирәк, быел 80% урлау очрагы ачыкланган. Бу соңгы 10 ел эчендә иң яхшы күрсәткеч.
Март аенда Яңа Савин районы ломбардларына һөҗүм башлана. Казанның 18 яшьлек, курку белмәс җинаятьче егете ломбардка керә һәм йә алтын бизәнү әйберләре урлый, йә акча сорап яный. Быел шундый талауның 5500 очрагы ачыклана. Аларның 446сы фатир басуга туры килә.
Август аенда Алексеевск, Биектау, Лаеш, Питрәч коттедж бистәләрен талау очраклары күзгә күренеп арта. Көн туган саен яңа хәбәрләр яңгыр урынына явып тора. Җинаятьчел төркем төзелеш эшләре тәмамланган, әмма бирегә күченеп яши башламаган йортларны үз итә. 1 сентябрь көнне аларның да эзенә төшәләр. Төркем яңа гына йортны басып чыккан була, әмма качарга өлгерми калалар. Бу төндә алар дүрт йортны “чишендерергә” өлгерә һәм электр, бензокораллар белән байый. Җинаятьчел төркемнең бер ел эчендә алган табышы – бер миллион (!) сум тирәсе. Әмма һәр эшнең ахыры була. Бу без дә капчыкны тиз арада тишеп чыга.
Татарстанлылар чегәннәр кармагына да еш эләгә. Күптән түгел Кремль яр буенда ял итеп йөрүче ханым, чегәннәрнең “Нәселегездә бозым бар” дигән сүзләренә “исереп”, бер миллион сумлык байлыгыннан колак кага. Дөрес, күпмедер өлешен кире кайтаруга ирешәләр. Тик кыйммәтле сәгать Мәскәүгә озатылган, кыйммәтле бизәнү әйберләренең күбесе ломбардларга таратылган була.
Җинаятьчеләрне эзләү эшләре бер генә көн дә, бер генә минутка да тынып тормый. Быел эзләүгә игълан ителүчеләрнең саны 1605тән 1664кә кадәр үскән. 933 кеше табылган. 731е әле дә эзләнүдә кала бирә.
Павел Юрьевич, бик авыр сулап, 15 яшьлек егет кылган җинаятьне дә телгә алып узды. 14 май иртәсендә Бөгелмә җылылык трассасындагы чатырда ир белән хатын мәете табыла. Алар инде бозыла башлаган була. Хокук сакчылары, тикшерү эшләре башлагач, яшәү урыннары булмаган әлеге затларның ике көн элек үлүен ачыклый. Барлык шикләр 15 яшьлек малайга төшә. Ул әлеге пар белән берничә тапкыр очраша һәм сүзгә килергә дә өлгерә. Кимсетелгән яшүсмер, үзен алардан көчлерәк күрсәтергә тели, күрәсең, дустын ияртеп барып, ир белән хатынга икешәр тапкыр пычак белән ташлана. Шул юл белән ул үзен яшьтәшләреннән өстен куярга, алар арсында кылган “батырлыгы” белән аерылып торырга тели. Малай тулы булмаган гаиләдә, әнисе һәм апасы тәрбиясендә үсә. Уртача укый, артык аерылып тормый, җитди адымнарда катнашмый. Укытучылар аның бу адымга баруына әле дә ышанып бетә алмый.
– Яшьләр, кайсы да булса ягы белән аерылып торырга теләсә, эшне үзләреннән көчсезләрдән башлый. Бу очракта да үсмернең бомжларга ташлануы шуны раслый, – ди җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы.
Сүз ахырында ул республика халкын саклык чараларын күрергә чакырды. Үзен социаль хезмәткәр, банк эшчесе, йорт идарәсеннән дип таныштыручыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр алар шикләнү уятса, икенче юлы килүен сорарга яки күршеләрне чакырырга, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Чегәннәрдән, зур-зур сумкалар күтәреп, өйдән-өйгә кереп, чүпрәк-чапрак сатучылардан да саклану зарур.
Чулпан ШАКИРОВА