ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика моношәһәрләрендә эшсезлек белән бәйле вәзгыятьне җиткерде.
Идарә тармагының 4 октябрьгә булган мәгълүматларына караганда, Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1 755 эшсез кеше теркәлгәнлеге күренә. Бу үткән атна белән чагыштырганда 12 кешегә кимрәк.
Чаллы белән беррәттән, эшсезләр саны Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Менделеевскида да кимеде. Аларда бу көнгә 710, 393, 238 һәм 103 эшсез кеше теркәлгән.
Кама Аланында исә рәсми рәвештә эшсез рәвешендә теркәлгән гражданнар саны үзгәрмәде – элеккечә 226 кеше исәптә тора.
Шул ук вакытта Түбән Камада эшсезләр саны 21 кешегә артып, 1 108гә җитте.