Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Социальный погребок" акциясе кысаларында 29 өлкән яшьтәге гражданга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алынган азык-төлек фатирларына илтеп бирелде. Шундый ук ярдәмне Биектау "Өмет" комплекслы үзәге Красносельский һәм Биектау авыл җирлекләрендә торучы өлкәннәренә күрсәтте. Әлеге үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз торучы өлкәннәрнең өйләренә авыл хуҗалыгы продукциясен илтте.
Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 6 октябренә 38,5 меңга мәйданнан (планнан 61%) 1296,2 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңыш гектардан 336 центнер тәшкил итә.
7 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Казанда һәм Чаллыда быел башланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 246,3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.
Ямаширмә балалар бакчасында өлкәннәр көне узды.
5 октябрь көнне Ямаширмә мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды
Ямаширмә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылда урнашкан ипи цехына экскурсиягә бардылар.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Айбаш авыл җирлегендә Өлкәннәр көне
1-31 октябрь көннәрендә табигатьне саклау максатыннан республиканың барлык районнарында да "Урман утырту көне" акциясе уздырыла. Бу көнгә акция кысаларында Татарстанда 1,7 миллионнан артык төп яшь агач утыртылган инде.