Урман утырту көнендә 1,7 миллион агач утыртылган

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

1-31 октябрь көннәрендә табигатьне саклау максатыннан республиканың барлык районнарында да "Урман утырту көне" акциясе уздырыла. Бу көнгә акция кысаларында Татарстанда 1,7 миллионнан артык төп яшь агач утыртылган инде.

 

Кичә, 5 октябрьдә, Лениногорск район үзәк хастаханәсе биләмәсендә дә әлеге чараны бик теләп уздырганнар. Биредә "Урман утырту көне" кысаларында 65 – чыршы, 6 – нарат һәм 10 төп миләш агачы утыртылган. Үсентеләр белән Лениногорск урманчылыгы тәэмин иткән.

 

Сүз уңаеннан: 14 октябрьдә Баулы шәһәрендә акция уздырып, күпкатлы йорт ишегалларына 400 төп агач утырту ниятләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International