Казанда һәм Чаллыда быел башланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 246,3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.
Исегездә булса, көзге ярминкәләр 10 сентябрьдә башланган иде. Республика халкы авыл хуҗалыгы продукциясен аннан соң 17 һәм 24 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә сатып ала алды. Казанда ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында оештырылган, Чаллыда – өч мәйданчыкта.
Казан һәм Чаллы ярминкәләре сәүдә мәйданчыкларына 2104,4 тонна бәрәңге, 249,7 тонна кәбестә, 122,9 тонна кишер, 109,2 тонна чөгендер, 743,7 тонна башлы суган, 169,6 тонна сыер ите, 87,6 тонна дуңгыз ите,90,8 тонна кош ите, 2179,9 мең данә йомырка, 33,7 тонна ярма, 1092,9 тонна бөртекле ашлык, 384,8 тоннашикәр комы, 23,7 тонна каты сыр, 19,8 тонна балык, шулай ук 111,4 тонна катнаш азык һәм башка товарлар китерелгән.