Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Социальный погребок" акциясе кысаларында 29 өлкән яшьтәге гражданга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алынган азык-төлек фатирларына илтеп бирелде. Шундый ук ярдәмне Биектау "Өмет" комплекслы үзәге Красносельский һәм Биектау авыл җирлекләрендә торучы өлкәннәренә күрсәтте. Әлеге үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз торучы өлкәннәрнең өйләренә авыл хуҗалыгы продукциясен илтте.
Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исә "Без спорт яратабыз" дип исемләнгән спорт чарасы узды. Учреждениеның шәфкать туташлары өлкәннәр белән саф һавада комплекслы күнегүләр эшләде.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шахмат-шашка турниры оештырды. Шундый ук чараны Апас районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә уздырды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Чистай "Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар "Лидер" универсаль спорт комплексының йөзү бассейнында булды.
Яр Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәргә багышланган балалар кул эшләре конкурсы узды.
Шундый ук чаралар Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды.
Министрлыкның матбугат хезмәте