Рәхмәт сина , укытучым,
белем биргәнең өчен.
Шундый матур сүзләр белән Ямаширмә мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Бәхетле балачак” бию төркеме укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. Ай буена бу төркем , җитәкчеләре Лилия Сәлимҗан кызы белән, яраткан укытучыларына бик матур бүләк әзерләделәр. Алдан ук һәр укытучыга һәм ветеран укытучыларга чакыру кәгазьләре таратылды. Укучылар бик үзенчәлекле итеп төзелгән концерт программасын тамашачыга тәгъдим итте. Программа “Музыкаль каймак” хит-парадын, “Әйбәт-гайбәт”, “Кара-каршы” һәм “Яңалыклар” тапшыруларын үз эченә алды