Ипи ул – иң туклыклы нәрсә.
Аның белән ризык тәмлерәк.
Ул булмаса, нидер җитми сыман,
Аның белән табын ямьлерәк.
Ипи пешерү цехында Эльвира апалары балаларны ипине ничек һәм кайда пешергәнлекләре турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар, бер-бер артлы сораулар яудырып тордылар. Соңыннан Эльвира апалары балаларны тәмле ак күмәч һәм кекс белән сыйлады. Балалар зур рәхмәт әйтеп, utk шулай тәмле күмәчләр пешерүләрен сорадылар.
Ипи цехында эшләүче барлык коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә аларга эшләрендә зурдан-зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез