Татарстанда рус теленә бик җылы һәм сакчыл карыйлар. Республикабызда - ике дәүләт теле һәм алар тигез хокуклы, дип кабул ителгән. Мәктәпләребездә рус һәм татар телләре бер дәрәҗәдә өйрәнелә. Ә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре хәтта Россия күләмендәге уртача күрсәткечләрдән дә югарырак. Гомумән, Казан лингвистика мәктәбе – илдә иң көчлеләр рәтендә. 19 гасырның 70 елларында оешып, ул бүген дә үсешен дәвам итә. Шуңа да быел нәкъ Татарстан рус теленең киләчәге турында сөйләшү мәйданы итеп сайланган.
4-8 октябрь көннәрендә башкалабыз Казанга илебезнең 58 шәһәреннән 560тан артык делегат рус теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшергә җыелды. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте конгрессы – русистика өлкәсендә иң мөһим чараларның берсе. Быел беренче тапкыр әлеге чара үзенең традицион мәйданында – Санкт-Петербургта түгел, ә Россиянең милли субъектында уза.
Заманасы белән бергә тел дә үзгәрешләр кичерә. Социаль челтәрләр, интернет-технологияләр үсеше йогынтысында сөйләм һәм язма тел дә яңа төсмерләр ала. Яшьләр тормышның тиз агымына өлгерергә тырышып, бер-берсе белән аралашуда өр-яңа сүзләр кертеп җибәрә. Нигездә, алар кулланылышта булган сүзләрне кыскарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тыныш билгеләренә дә игътибар кими. Нокта-өтер куеп интекмиләр хәзер. Шуның аркасында яшьләрнең ни әйтергә теләгәнен аңлау да авырлашты, дип борчу белдерә рус теле белгечләре. Глобальләшү процессы да телгә йогынты ясый. Сөйләмебезгә күпләп чит ил сүзләре үтеп керә.
Билгеле, әлеге тенденцияләр бер безнең республикага гына хас нәрсә түгел, бу – ил күләмендә үсеш алган процесс. Педагоглар да әлеге күренешләрне бәяләүдә ике төркемгә бүленде. Берәүләр яшьләрне белемсезлектә, гади кагыйдәләрне белмәүдә, китап укымауда гаепләсә, икенчеләр бүгенге егет һәм кызларны яклап чыга. Киресенчә, бүгенге яшьләр күбрәк белә, укырга ярата, аларны кызыксындыра белергә генә кирәк, ди алар. Ә телнең үзгәреше исә, алар фикеренчә, гадәти күренеш.
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте президенты Людмила Вербицкая рус теле үсеше этапларына тукталып китте. Аның сүзләренчә, XX гасыр башында рус телен 150 миллион кеше белгән. Алдагы 90 елда тел белүчеләр саны икеләтә арткан. Советлар Союзы таркалгач, рус телендә аралашучылар саны кими – 280 миллионга кала.
Хәзерге вакытта дөньяда 200 миллионнан артык кеше рус телен туган теле дип саный. Шуларның 130 меңе Россиядә яши. 300-350 миллион кеше рус телен камил белә. Ярты миллиардтан артык кеше телне теге яки бу дәрәҗәдә үзләштергән. Шулай булгач, рус теле, кытай һәм инглиз телләреннән соң, өченче урынны били булып чыга.
- Бай мәдәни мирасы булган рус теле киләчәктә зур үсеш потенциалына ия. Кайбер тикшеренүчеләр якындагы 20 елда рус теле үз позицияләрен югалтачак, дип фаразлый. Әмма соңгы күзәтүләр вәзгыять үзгәрүен дәлилли, – ди Людмила Вербицкая.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап киткәнчә, Татарстанда рус теле һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү һәрчак өстенлеклеләр рәтендә. Ике дәүләт теле булган республикада рус һәм татар телләренең бай мирасын саклап калу бурычы куелган. Моннан тыш, Татарстанда гомер итүче башка халыклар телләре дә яклауга мохтаҗ. Республикада дәүләт телләрен үстерү буенча гамәлгә ашырылган программалар әлеге бурычларны тиешенчә үтәргә мөмкинлек бирә.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА