Яңгул авыл җирлеге хезмәткәрләре Дидария Закирова, Сәвия Гыйбадуллина һәм Гөлназ Гарипова "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылары өчен чәй табыны әзерләде. Өлкәннәрне котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм узәк белгече Гүзәл Кәлимуллина килгән иде.
Шулай ук, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Скандинавская ходьба" технологияләр кысаларында "Көзге марафон" оештырылды.
"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты "Талисман" волонтерлык отряды исә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы әби-бабайлар янына бардылар.
Әйтеп узырга кирәк, Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен мәктәп укучылары тарафыннан концерт программа да оештырылды.
Шундый ук чара Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып узды. Биредә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм оештырылды.
Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре исә үз карамагындагы өлкәннәрнең фатирларында генераль җыештыру уздырды.
Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 59 социаль хезмәткәре “Визит доброты” акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында социаль хезмәткә мохтаҗ булган 365 өлкән гражданга өстәмә социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтелде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Тетюшское сияние” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар белән очрашу уздырылды. Ветераннарны котларга үзәк директоры Татьяна Филимонова килгән иде.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Круглое Поле 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә узәк карамагындагы Мария Мосолованы бәйрәм белән котлады.
Министрлыкның матбугат хезмәте