"Веста" үзәге психологы физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар белән дәрес уздырды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле психологик дәрес үткәрде.

Традиция буенча дәрес танышу күнегүләре белән башланды. Психолог тылсым иясе турында әкият сөйләде. Оештыручы сүзләре буенча әлеге чара иҗади потенциалны ачырга этәргеч бирде.

Дәрес ахырында исә һәр катнашучы үз кичерешләре турында сөйләде, уңай эмоциональ күңел күтәренкелеген белдерде.


Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International