ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанның 12нче санлы хастаханәсе нигезендә беренчел кан тамырлары үзәге ачылды.  Биредә инсульт кичергән кешеләргә югары технологияле ярдәмне нибары 40 минутта күрсәтергә вәгъдә итәләр. Проекты тормышка ашыру 25 миллион сумга төшкән.
Россия Футбол буенча дөнья чемпионатыннан төшеп калды. Барысына да аларның футбол мәйданында бер-берсен аңламавы, паслар бирә белмәве һәм әлбәттә инде чыдамлылык һәм тизлек ягыннан шактый зәгыйфь уйнавы сәбәпче. Гомумән, безнең команданы Дөнья чемпонатындагы иң көчсез, иң әзерлексез команда дип атарга мөмкин, минемчә.
Июнь җиләк атнасына керде. Җәйге челләдә янып-көеп барган тау итәкләренә көтеп алынган яңгырларның шифасы тиде: хәзер бөтен җирдә кызыл келәм булып, хуш исле җир җиләге пешә. Быел җиләкне - соскы белән сосып алырлык!
Россиядә гомер итүчеләрнең 88 процентының туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әлеге халыкның яртысыннан артыгы якыннарының сугыш елларындагы тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер.
“Ураза вакытында без су һәм ризыкның кадерен белә башлыйбыз”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Рамазан аена багышланган очрашу Кол Шәриф мәчетендә узды. Быел Россиянең Үзәк диния нәзарәте белән бер карарга килеп, Рамазан аен Россиянең һәрбер төбәгендә бер үк вакытта башлануга ирешкәннәр.
Кичә үземнең блогтагы язмаларымны барлап утырдым әле. Һаман бер үк командалар турында язам икән бит, иптәшләр. Ә сез әйтмисез дә... Шуңа күрә әлеге бертөрлелектән котылу өчен татлы йокымны калдырып, Эквадор белән Франция арасындагы матчны карарга утырдым.
Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Шуңа күрә, аны еш кына башка регионнарга үрнәк итеп куялар. Бу юлы республикабыз Россия төбәкләрен коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче намуссыз фатир хуҗалары белән көрәшергә өйрәтәчәк.
Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.
Телекоммуникация һәм информатика Идел буе дәүләт университетының Казан филиалының студентлары чыгарылды.Читтән торып уку формасы буенча 85 студент дипломны белгеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International