ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Авыл җирендә хәзерге вакытта  кышлатуга азык әзерләүдән дә мөһимрәк бурыч юк.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елныц 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасы гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзор мәгълүматлар үзгәрү турында 2013 елның 1 гыйнварына кадәр итәргә тиешләр иде.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия оешмаларында эшләүче персонал буенча менеджерларны һәм башка кадр хезмәте вәкилләрен сораштырганнан соң, шунысы ачыкланган:  оешма белән бергә табигатьтә ял итүләрнең 26 проценты эш бирүче хисабыннан түләнәчәк. Компанияләрнең 8 процентында хезмәттәшләр шәһәр читенә ял итәргә баруны үз хисабыннан түләргә мәҗбүр. Һәр егерменче фирмада табигатьтәге корпоративлар инде булып узган. Аларның күбесе май бәйрәмнәренә туры килгән. Оешмалары белән саф һавада ял итәргә яратсалар да, табигать кочагындагы корпоративны планлаштырмаучылар да бар икән (7 процент).
Россия ислам институты имамнар әзерләү белән генә чикләнмичә, ислам илаһияте, тел белгечләре, икътисадчылар, журналистлар да әзерли. Бирегә Россиянең 45 төбәгеннән килеп гыйлем эстиләр.
Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага. Россиядәге икътисади тотрыксызлык һәм җинаятьчелекнең моңарчы күрелмәгән төстә үсүе халыкның хәерчеләнүе һәм кырылуына, телевизор экраннарында әхлаксызлык күренешләренең чәчәк атуына китерде, боларның барысы да милли иминлеккә куркыныч тудыра.
Бүген Җир шарында яңа кешелек буыны яралып килүе турында еш ишетергә туры килә. Кайбер галимнәр фикеренчә, без гаҗәеп эволюция күчеше чорында яшибез. Сәер сәләтләргә ия булган балаларның көннән-көн ешрак тууы нәкъ менә шул хакта сөйли.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре электрон хезмәтләр өлкәсендә СЕВКОНФ 2014 Россиякүләм конференциядә катнашты. Конференция 26-27 июнь көннәрендә Севастопольдә узды.
Яр Чаллы шәһәре бүген зурлап иң көтеп алынган  бәйрәмнәрнең берсе - “Яшьләр көне”н билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, шәһәрнең яр буенда уздырылды. Чулман буе  роллерлар, скейтборчылар, иң көчле спортчылар, авто-мото сөючеләр, җырчы – биючеләрне бергә җыйды.
Кытайда Го факультетын тәмамлаган яшьләр үзен, туганнарын, якыннарын тәэмин итәрлек,  онык-оныкчыкларына җитәрлек акча эшли ала. Бүген Казанда “Татмедиа” бинасында узган очрашуда Россия Го федерациясе Президенты Максим Волков Россия балаларына Кытайдагы кебек Го дәресләре кертү эшләре баруы турында сөйләде.
Татарстан халкы үз республикасы белән горурлана һәм аны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытырга тели. Шуңа күрә алар Instagram социаль челтәрендә #нашареспублика хэштегы ярдәмендә фотолар урнаштыра башлаган. Әлеге сурәтләр халыкка Татарстан турында мәгълүмат бирә, аның матур урыннары белән танышырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International