ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Июльнең 4еннән 6сына кадәр Казанда Kazanring автодромында әйләнешле узыш (“Туринг”) буенча  Россия Чемпионаты һәм “Супер-Продакшн” һәм “Национальный” (“Туринг-Лайт”) Россия Кубогының  4 нче этабы булачак.
Ямаширмә мәктәбендәге  “Көмеш су” сәла-мәтләндерү лагеренда юллардагы куркынычсызлык көне  оештырылды һәм аны бик кызыклы итеп  уздырдылар.
Азык хәзерләүнең иң кызган чоры. Басу-кырлардагы эш бер генә көнгә дә тукталып тормый.
Быел ураза  28 июнь, ягъни шимбә көнне башланды. 27 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих  намазын укыды.
2014 нче елның 2 нче июлендә  Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлегенә караган башлангыч бүлекчәләр секретарьлары форумга җыелды.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында  uslugi.tatarstan.ru күпфункцональ хезмәт үзәкләрендә тапшырылган гариза статусын тикшерү буенча сервис тормышка ашырылган. Статусны тикшерү гариза номеры буенча башкарыла.

Татарстан укучыларының “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уен буенча өченче Бөтенроссия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләре бар.

 «Изучи Интернет – Управляй Им» - уникаль социаль проект. Проект нигезендә уен формасы тора. Укучылар кызыклы формада Интернет эшләве принципларын һәм мөмкинлекләрен өйрәнә ала.

Чемпионат ике категориядә үткәреләчәк – командалар арасында һәм индивидуаль. Команд зачетта катнашыр өчен мәктәп исеменнән 10 укучыны теркәргә кирәк.

Бүген Татарстанда яшәүчеләр 180 нән артык төр электрон хезмәттән һәм сервистан куллана ала. Быел май аена кадәр татарстанлыларга 11,9 млн хезмәт күрсәтелгән.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Татмедиа”да, Татарстанның “ПРОФ-IТ” II Бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүмат проектлары конкурсында җиңүенә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталында электрон чират белән җиһазландырылган ведомстволар белгечләре белән очрашуга язылу мөмкинлеге гамәлгә куелачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Республика мабугат һәм массакүләм коммуникациләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. Журналистлар белән очрашу Татарстанның “ПРОФ-IТ” II бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүмат проектлары конкурсында җиңүенә багышланган иде.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Музыка мәктәбендә уку елы тәмамланды. Ул анда тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның хәтерендә гадәти дәресләре белән генә түгел, ә бәлки конкурсларда, фестивальләрдә катнашу белән дә истә калыр. Укучыларының казанышлары турында  балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Сәфәргалина сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International