ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

28 июньнән мөселман дөньясында Рамазан ае башланды, ягъни таң атканнан кояш баеганчы үзләрен чын мөселманнар дип таныган кешеләр ураза тота.

Биектау районы прокуратурасы быел салым турындагы законның үтәлешенә күзәтчелек итү  буенча  актив  эшләде.


4
июль, 2014 ел
җомга
Ул – балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек, эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын!
Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Уеннар бала өчен туган телен камилләштерүнең беренче чарасы булып тора. Уен – нәни шәхесне әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Чөнки ул – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәр-бия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйга физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай  сыйфатларны үстерә.
Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, менә икенче ел инде Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган “Тургай” хезмәт һәм ял лагере,  уку бетүгә, балаларны үз канаты астына ала.
Алабугада Морт полигонында “бүлгеч челтәр электромонтерларының  иң яхшы бригадасы” дигән исемне яулау өчен системалы ярышлар узды. Беренче өч урынга чыккан җиңүче командаларга җиһазлар алу өчен акчалата сертификатлар тапшырылды. 
Тиздән республиканың авыл мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча махсус проект тормышка ашырыла башларга тиеш. Шул ук вакытта универсаль спорт объектлары төзү эшчәнлеге дә дәвам итәчәк.
Кулланылмый торган җирләрнең иң зур мәйданнары Питрәч (9876 га), Мамадыш (3386 га), Чистай (5029,5 га), Нурлат (3583 га), Әгерҗе районнарында (4632,4 га) исәпләнә.
Биектаулылар районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тормышына һаман ныграк керә баручы спорт бәйрәмнәреннән читтә калмыйлар. Яңгырлы  һәм салкын булуга карамастан, районның барлык зур авылларында да спорт сөючеләр  Бөтенроссия Олимпия көнен билгеләп үтәргә җыелдылар. Бу хакта газетабызның 2 нче июль санында хәбәр биргән идек. Бүген тулырак язманы тәкъдим итәбез.
Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн ел саен 8 нче июльдә билгеләп үтелә. Дөрес, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең дәүләтнеке дигән статусы юк, шуңа күрә эш көне булачак ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International