Биектау районы прокуратурасы быел салым турындагы законның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча актив эшләде.
Әлеге өлкәне тиешенчә мониторинглау, шулай ук салым турындагы законның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан, Федераль салым хезмәте органнары һәм салым түләүчеләр тарафыннан үтәлешенә тиешенчә күзәтчелек итү максатыннан, район прокуроры карамагында ведомствоара эш төркеме нәтиҗәле эшләп килә.
Пенсия һәм салым турындагы законнар даирәсендәге җинаятьләр һәм хокук бозулар белән көрәш мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлекне ныгыту, әлеге өлкәдә җинаятьләр һәм башка төрле хокук бозулар белән көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән килештерелгән оештыру-хокукый чараларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру ведомствоара эш төркеменең төп максаты булып тора. Эш төркеме утырышының нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозуларны иң кыска срокларда бетерү өчен прокурор катнашында чаралар күрү турындагы мәсьәлә карала.
Агымдагы елда район прокуратурасы эш төркеменең өч утырышын үткәрде. Утырышларга салымнар буенча һәм Пенсия фонды алдында бурычлары булган 34 оешма (предприятие) җитәкчеләре чакырылды. Эш төркеменең чираттагы утырышы барышында физик затларның керемнәренә салым буенча бурычлары иң күп булган оешмалар ачыкланды. Болар: “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте (29 900 215 сум), “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте (2 620 000 сум), “Суыксу” җаваплылыгы чикле ширкәте (530 000 сум). Бу предприятиеләрнең бурычлары җыела башлауга 3 елдан артык.
Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, салымнар буенча һәм Пенсия фонды алдында бурычлары булган оешмаларның җитәкчеләренә пенсия һәм салым турындагы законнарның бозылуын бетерү турында минем тарафтан тәкъдимнәр кертелде. Аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, салымнар буенча 100 мең сумнан артык бурычлары һәм ярлылык (банкротлык) билгеләре булган предприятиеләр җитәкчеләренә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгату вәкаләте дә актив файдаланылды.
Гамәлдәге закон буенча, түләргә сәләтсезлек билгеләре һәм (яки) мөлкәте җитәрлек булмау билгелә-ре булган очракта, предприятиене банкрот дип тану турында судка гариза бирү йөкләмәсен үтәмәү вазифаи затларны РФ Административ хокук бозулар кодексының (АХБК) 14.13 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.
Мәсәлән, “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте директоры Г.Н.Сафинга карата, юридик затны банкрот дип тану турында арбитраж судына гариза бирү йөкләмәсен үтәмәүгә бәйле рәвештә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.13 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Административ эшне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, ТР Биектау районының 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2014 елның 15 нче апрелендәге карары белән, “Бөреле” җәмгыяте директоры Г.Н.Сафин Административ хокук бозу турындагы кодексның 14.13 статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды.
Район прокуратурасы күргән чаралар аркасында, “Бөреле” җәмгыятенең НДФЛ (физик затларның кеременә салым) буенча 29 900 215 сумлык бурычы 2014 нче елның 28 мартында тулысынча капланды. Күрсәтелгән түләү кәгазьләре моны раслый. Гаепле вазифаи зат – предприятиенең баш бухгалтеры да, салым турындагы законны бозган өчен, дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Директорның 2014 нче елның 26 нчы мартындагы боерыгы белән аңа шелтә белдерелде.
2014 нче елның 31 нче мартында “Серп и молот” ширкәте тарафыннан НДФЛ буенча 2 620 000 сумлык бурыч түләнде. Прокурор тәкъдимен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, предприятиенең баш бухгалтеры шелтә белдерү рәвешендәге дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
НДФЛ буенча 530 000 сумлык бурычын 2014 нче елның 24 нче мартында “Суыксу” ширкәте дә каплады (түләү кәгазе –
№ 484, 24.03.2014).
Район прокуратурасының принципиаль позициясе һәм закон бозылуны бетерү өчен нәтиҗәле чаралар күрүе аркасында, физик затларның кеременә салым буенча вакытында түләнмәгән 35 млн сумлык бурыч дәүләт бюджетына алынды. Аның 24 млн сумы Татарстан Республикасының Биектау районы бюджетына күчте.
Эш төркеменең 2014 нче елның 28 нче маенда уздырылган утырышының да уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтәргә кирәк. “Фон” җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе чакырылгач, эш төркеменең утырышы башланганчы ук, салымнар буенча 270 мең сум бурыч түләнде, моны раслаучы тиешле түләү кәгазьләре күр-сәтелде. Мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләвенә иминият кертемнәре буенча бурычының 40 мең сумлык бер өлешен “Транслогистик” җаваплылыгы чикле ширкәте дә каплады.
Бу юнәлештә прокурор күзәтчелегенең актуальлегенә бәйле рәвештә, әлеге өлкәдә эш дәвам иттерелә. Мондый хокук бозулар ачыкланган очракта, район прокуратурасы алга таба да прокурор катнашуы чараларының бөтен төрен кулланачак, шул исәптән административ һәм җинаять эшләре ачу турындагы мәсьәләне кузгатуны да.
прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе
Минакдас Шђрђпов, Биектау районы