Тиздән республиканың авыл мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча махсус проект тормышка ашырыла башларга тиеш. Шул ук вакытта универсаль спорт объектлары төзү эшчәнлеге дә дәвам итәчәк.
Татарстан Россиянең спорт юнәлеше аеруча зур үсеш алган төбәкләреннән санала. Хәзерге вакытта республикада 9,5 мең спорт объекты исәпләнә. Аларда берьюлы 235 меңгә якын кеше шөгыльләнә ала.
Татарстанны заманча спорт корылмалары белән тәэмин итүдә “Бердәм Россия” партиясенең сәламәтләндерү комплекслары төзүне күздә тоткан махсус проекты зур роль уйный. Мәсәлән, бүгенге көндә әлеге программа нигезендә төзелгән 26 спорт комплексы уңышлы гына эшләп килә. Аларның 13е – универсаль спорт корылмаларыннан саналса, 12се – боз сарайлары. Иске Чүпрәле авылы халкы исә тренажер залы белән бассейнны берләштергән махсус комплекста шөгыльләнә.
Кукмаралылар профессиональ футболга якыная
Шушы көннәрдә генә “Бердәм Россия” фиркасе республиканы тагын бер спорт корылмасы белән баетты. Кукмара районында тантаналы рәвештә ясалма үләнле футбол мәйданчыгы ачылды. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.
- Бу мәйданчык кайчандыр мин укыган 2нче санлы мәктәпнең стадионы иде. Минем балачак нәкъ менә шунда узды да инде. Биредә без малайлар белән футбол уйнадык, кышын исә чаңгыда ярыштык. Хәзер биредә заманча футбол мәйданчыгы калкып чыкты. Кукмара халкына спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен тагын бер мөмкинлек тууга мин чиксез шат, - дип белдерде җитәкче үзенең чыгышында.
Кукмара районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ягъфәр Зиатдинов сүзләренә караганда, район үзәгендә нәкъ менә футбол мәйданчыгының калкып чыгуы юкка түгел.
- Кукмарада футбол белән шөгыльләнүчеләр саны шактый. Командалар да бихисап – уннан артык. Яшьләр дә спортның шушы төренә мөкиббән - җәен дә, кышын да футбол уйныйлар. Республикакүләм ярышлардан призлы урыннарсыз кайтканнары юк. Шуңа күрә, бу спорт мәйданчыгы ачылышын барыбыз да түземсезләнеп көтеп алдык. Әлбәттә, Кукмарада бер стадион бар иде инде, тик анысы ясалма чирәмле түгел. Яңа мәйданчык исә заман таләпләренә тулысынча җавап бирә, биредә кыш көне дә футбол тибеп булыр дип уйлыйбыз, - дип сөйләде безгә Ягъфәр әфәнде.
Ясалма чирәмнең бәясе 8,4 миллион сум
Әлеге 300 кеше сыйдырышлы стадионны төзү 2011 елда башланып киткән булган. Шушы елны районга 8,4 миллион сумлык ясалма чирәм, аны җәю механизмнары кайтарылган.
- Дөресен генә әйткәндә, бу эш шактый катлаулы булды. 2013 елда Җәйге Универсиада уеннарын уздыру да бу эшчәнлекне бераз тоткарлады. Шулай да, барыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 31 май көнне стадионны тантаналы рәвештә ачуга ирештек, - дип дәвам итте сүзен районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
Ягъфәр Зиатдинов сүзләренә караганда, әлеге стадион зурлыгы буенча Кукмара районында беренче урынны тота. Уңайлылык буенча да аңа тиңнәр юк икән.
- Халык яңа стадионны сөенеп кабул итте. Икенче көнне үк бирегә район футболчылары беренче тренировкага килде. Хәзерге вакытта мәйданчыкның буш торганы юк. Ул иртәдән кичке сәгать 11гә кадәр район халкы карамагында, - дип ассызыклады җитәкче.
Футбол уйнау белән беррәттән биредә җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылачак. Иң мөһиме, стадионга керү бушлай.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, тиздән әлеге мәйданчык беренче тапкыр район чемпионатын кабул итәчәк. Бирегә Кукмара районының төрле авылларыннан футболчылар җыелачак. Ярышта катнашу өчен гаризалар килә башлаган инде. Чемпионатның финал ярышларын август ахырында уздырырга ниятлиләр.
Алабугалылар спорт залында ял итә
“Сәламәтләндерү комплекслары төзү” проекты кысаларында төзелгән спорт объектлары эшчәнлеге белән танышу өчен, без республиканың башка шәһәр һәм районнары белән дә элемтәгә кердек.
Алабуга шәһәрендә “Бердәм Россия” спорт комплексы 2009 елда ук ачылган. Биш ел эчендә ул үзен шәһәрнең иң заманча спорт корылмасы буларак таныта. Биредә гомер итүчеләр әлеге комплекска шулкадәр күнеккән ки, күпләр өчен бу спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә ял итү урыны да.
- Әлеге спорт корылмасы алабугалылар өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Биредә теннис корты да, спорт мәйданчыгы да, фитнес-үзәк тә, нәфис гимнастика белән шөгыльләнү бүлмәсе дә бар. Теләге булганнар бокс залына йөри. Алабугалылар исә бассейн һәм боз сараен аеруча үз итә, - дип сөйләде безгә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Крылов.
Аның сүзләренә караганда, әлеге спорт объекты халыкка сәламәтлекләрен ныгыту өчен уңай шартлар гына тудырып калмаган, ә аларны “иркәләп бозган” да.
- Бассейннарның берсе бераз вакытка эшен туктатып торган иде. Халык шунда ук мөрәҗәгатьләр белән чыкты – нәрсә булган, ник ябык? Шунысын төгәл әйтә алам, хәзерге вакытта әлеге спорт объектына караучы залларның берсенең дә буш торганы юк, кеше шактый күп йөри, - дип дәвам итте ул сүзен.
Алабуга шәһәрендә яшәүче Айрат Галимов, мәсәлән, биредәге фитнес-үзәккә бик яратып йөри. Аның сүзләренчә, биредә, башка шундый ук заллар белән чагыштырганда, спорт белән тиешенчә шөгыльләнү өчен кирәкле тренажерларның барысы да бар.
- Фитнес залы чиста һәм якты, тренажерлар да яңа. Кайчакта халыкның артык күп булуы ачуны китерә, анысы. Шуңа күрә ял көннәрендә йөрергә тырышам. Өстәвенә, мин бокс белән дә шөгыльләнәм әле. Моның өчен биредә аерым зал бар. Спортчыларга тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең күп булуы шаккаттыра, - дип сөйләде безгә Айрат.
Чиратта - мәктәпләр
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге төр спорт корылмалары алга таба да төзеләчәк. Тиздән тагын ике объект кулланылышка тапшырылырга тиеш. Аларның берсе Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашачак. Ә Арчада исә өр-яңа боз сараен төзү эшләре бара.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быел “Бердәм Россия” фиркасе өр-яңа проектны тормышка ашыра башлаячак. Аның кысаларында авыл җирлегендәге спорт залларын ремонтлау оештырылырга тиеш. Бер ел эчендә Россиянең 30 төбәгендәге 2,5 мең уку йортында ремонт эшләре башкарып, аларны тиешле җиһазлар белән тәэмин итү каралган. Бу эшчәнлек Татарстанда да җәелдереләчәк.
Рәмзия ЗАКИРОВА