28 июньнән мөселман дөньясында Рамазан ае башланды, ягъни таң атканнан кояш баеганчы үзләрен чын мөселманнар дип таныган кешеләр ураза тота.
Ниятләү
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмин”. Мәгънәсе: “Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым”.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
Мәгънәсе: “Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Ураза тотучы кеше өчен мөстәхәб эшләр
Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Ягъни сәхәрне никадәр кичектерсәң, шулкадәр әйбәт. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын.
Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазыннан элек ашау мөстәхәбтер. Шулай иткәндә, ачлык тойгысы намазга комачау итмәс. Ураза тоткан кешенең якыннарына һәм фә-кыйрьләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе мөстәхәбтер.
Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтсә, гыйлем алу белән шөгыльләнсә, бу гамәлләре мөстәхәб.
Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән тыелуы да мөстәхәбтер. Хәер, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән качу һәрвакыт ваҗиб. Тик Рамазан аенда моның әһәмияте аеруча зур була.
Ураза тотканда ярый һәм ярамый торган (мәкруһ) эшләр
Имам Әбү Йосыф фикеренчә, ураза тотучының суда чылатылган теш чистарткычы куллануы мәкруһтыр. Әмма башка галимнәрнең сүзенә караганда, иртән яки кояш батканнан соң коры һәм юеш теш чистарткычы куллануда гөнаһ юк.
Уразалы кешенең ис-тинҗа вакытында (олы тәһарәт алганда) артык күп итеп су куллануы мәкруһтыр. Тәһарәттә авызына яки борынына кирәгеннән артык су алуы мәкруһтыр. Ураза иясенең үзен акларлык бер сәбәбе дә булмыйча, пешкән ризыкны авыз итеп каравы мәкруһтыр. Әгәр инде берәр хатын-кызның ире бик холыксыз икән, ул вакытта әлеге хатын пешергән әйбернең тозлы-тозсыз яки баллы-балсыз булып пешкәнен белер өчен, аны йотмау шарты белән авызга алырга мөмкин.
Үз-үзенең ныклыгына ышанмаган ураза иясенең хатынын үбүе һәм назлавы мәкруһтыр. Уразалы килеш хуш исле чәчәкләрне иснәү, сөрмә тарту, мыек мае куллану мәкруһ түгел.
Шәригать сәяхәтчеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, авыруларга ураза тотмаска рөхсәт итә. Ләкин аларга да башка вакытта көнгә-көн ураза тотуны бурыч итеп куя. Карт-карчыклар, физик яктан хәлсезләнгән кешеләр, авыр физик хезмәттә эшләүчеләр, ураза тотмаган көннәре өчен Аллаһтан кичерү сорап, бер ярлыны ашата ала.