ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Instagram социаль челтәрендә республикабызның шактый халкы утыруы сер түгел. Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән аңа тагы да күбрәк тартыла башладылар.
Бүген “Булгария” теплоходы фаҗигасенә нәкъ өч ел тулды. Ул 2011 елның 10 июлендә Казан - Болгар - Казан маршруты буенча барганда, Сөйки авылы янында су астына китте. Теплоходтагы 201 кешенең 79ы коткарылды, 122 кешенең үлеме расланды.

Усад һөнәр училищесында хисапчы һөнәренә өйрәтүче дүртьеллык программаны үзләштергән укучыларның соңгы чыгарылышы булды.

Казан шәһәреннән төньяктарак, Семиозерка бистәсендә, мәһабәт урманнар  арасында Рус Православие  чиркәвенең  Казан епархиясе  ирләр монастыре урнашкан. Аңа XVII  гасырда  ук  нигез салынган.

2014 елның 20 нче маеннан 26 нчы июненә  кадәр “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы  уздырылды һәм ул бу юлы  наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы  Халыкара көрәш көненә туры китерелде.

Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары  агымдагы  атна башында  Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Га-ләүтдинова җитәкчелегендә  Чернышевка  авыл  җирлегендә булдылар.
Суыксу авылында яшәүче Илһамия апа Хәкимовага тормышта күп авырлыклар күрергә туры килгән. Әмма Аллаһ Тәгалә сабырлыгы, ихтыяр көче өчен нык сәламәтлек һәм озын гомер белән бүләкләгән аны. Күптән түгел ул балалары-оныклары янәшәсендә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Республикада “Мәктәпкә  җыенырга  ярдәм ит” акциясе башланды. Ул берничә елдан бирле уздырыла һәм аннан Биектау районы да  читтә калмый.

Агымдагы атнада Зәй районында булган семинар-киңәшмәдә сүз Татарстан агросәнәгать  комплексының  эш нәтиҗәләре һәм игеннәрне урып-җыюга әзерлек  турында барды.

Шәпше  авыл җирлегендә күп квартиралы  йортка капиталь ремонт төгәлләнде һәм  Кызыл Шәрык  авылында  юлга вак таш җәелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International