Илһамия Хәким кызы хәзерге вакытта килене Тәнзилә белән яши. Туган көнендә бу матур, пөхтә итеп җыештырылган йортка кунаклар күп килде. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова юбилярны чын күңелдән район башлыгы исеменнән тәбрикләде, чәчәкләр, бүләкләр, шулай ук Россия Президентының Котлау хатын тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова да изге теләкләрен әйтте.
Гадәттә, юбилей көнне кеше бөтен гомер юлын барлый, мизгелләрнең шатлыклысын да, борчулысын да искә төшерә. Илһамия апа да бу яктан башкалардан аерылмады. Аның хәтеренә дәһшәтле сугыш еллары аеруча тирән уелып калган.
– Унҗиде яшь тулуга, авылның башка хатын-кызлары белән бергә Яшел Үзән районына урман кисәргә җибәрделәр. Берничә атнага дип кенә җибәргәннәр иде, көз урталарына кадәр торырга туры килде. Ачлыкның ни икәнен шунда аңладым. Бик тә кыен чаклар булды, – дип сөйли ул. Уйларында шул авыр елларга әйләнеп кайткан тыл ветеранының күз-ләренә мөлдерәп яшь тула.
Тик сынауларның соңгысы булмаган әле бу. Кыш башында кабат хатын-кызларны бригадага туплыйлар да Апас районына окоп казырга җибә-рәләр. Сугышның беренче елында кыш салкын килә. Шундый шартларда хатын-кызлар, каткан җирне чокый-чокый, саклану корылмалары төзиләр. Салкын тидереп, ачлыктан һәм авыр хезмәттән ябыгып, хәлсезләнеп, алар өйләренә 1942 нче елның язында гына кайтып керәләр.
Яшь хатыннар, кызлар бераз көч җыярга да өлгерми, бригаданы Кемерово өлкәсенә төзелешкә һәм урман хә-зерләргә озатырга дигән боерык килеп төшә.
– Суыксу авылыннан без дүртәү киттек: Суфия Гыйниятова, Мәрьям Шәмсетдинова, Надия Садриева һәм мин. Тагын Чәмәк, Ташсу, Рәс һәм Кондырлы авылларыннан алты кыз бар иде, – дип сөйли Илһамия апа. – Халыкта «те-лячьи вагоны» дип йөртелгән вагоннарда унбер тәүлек бардык. Юлга дип бирелгән паекларыбызны ашап бетергәч, салкын вагоннарда ач көе барырга туры килде. Барып төшкәч, безне ике катлы караватлар куелган салкын бинага – тулай торакка урнаштырдылар. Цемент капчыклары бушаттык, урман кистек һәм агачларны тимер юл вагоннарына төядек. Шунда ничек кенә үлмәгәнбездер инде! – ди ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Без бала чакта әби ике елдан артык Кемерово өлкәсендә эшләгәнен сөйли торган иде. Ул чакта без аны кызыксынып тыңласак та, язмышының бөтен фаҗигасен аңлый алмаганбыз шул, – ди Илһамия апаның оныгы Лилия. – Хәзер үзем үсеп җиткәч, әбиемнең батырлыгы алдында баш иям. Ул тугыз балалы гаиләдә үскән. Бишенче сыйныфта укыганда, аңа мәктәпне ташлап, колхозда эшләргә туры килгән. Чит җиргә киткәндә, Апас һәм Яшел Үзән районнарына барган “командировка”ларын санамаганда, аның бернинди тормыш тәҗрибәсе дә булмаган бит, рус телен дә белмәгән ул. Ләкин үзендә бөтен авырлыкларны җиңәргә көч тапкан һәм безнең армия, фашистларны куып, Берлинга барып җиткән көннәрдән соң гына туган авылына әйләнеп кайта алган.
Илһамия кебек яшь кызлар үз хезмәтләре белән фронтка ярдәм итеп торган, дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Аларның тылдагы батырларча хезмәтенең әлегә кадәр лаеклы бәясен алмавы гына кызганыч.
Илһамия авылдашы Габдуллага кияүгә чыга. Тәрбияләп үстергән дүрт балалары Дамир, Дамирә, Дания, Данил – аларның олы горурлыгы. Бергә 34 ел яшәгәннән соң, Габдулла абый 1985 елда вафат була. Балалары кайсы кая таралышкан: Дамирә үзенең бәхетен Түбән Камада тапкан, Дания – Апаста, Данил – Казанда. Туган нигезендә өлкән улы Дамир хатыны Тәнзилә һәм балалары Лилия, Фәнил, Ләйсән белән калган. Кызганыч ки, Дамир безнең арада юк инде, бу дөньядан бик иртә китеп барды шул. Улын югалту хәсрәтен Илһамия апа бик авыр кичерде, хәзер дә аны искә алмаган бер көне генә түгел, сәгате дә юк.
Каенана белән килен 40 ел бергә яшиләр инде. Тормышта төрлесе булгандыр, тик алар һәрвакыт бер-берсенә юл куя, аңлый һәм гафу итә беләләр. Кайчандыр зур гаилә яшәгән йортта алар хәзер икәү генә калганнар.
– Аллаһтан әнигә исән-лек һәм озын гомер сорыйм, – ди Тәнзилә. – Аңардан башка яшәүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Балаларны үстергәндә әни бик ярдәм итте. Өйдә бар нәрсә тәртиптә икәнен белгәч, ирем белән икебез дә тынычлап эшкә йөрдек. Балалар һәрвакыт караулы, вакытында ашаган-эчкән, һава торышына туры китереп киендерелгән булды. Алар әбиләрен бик яраталар. Безнең хәлне белергә еш киләләр, моның өчен рәхмәт үзләренә.
Тәнзиләнең үз әнисе Сания апа 14 ел элек үлгән. Аңа ике баласын ялгыз үстерү җиңел булмаганын Тәнзилә яхшы аңлый. Ул әнисенә бик рәхмәтле, аны беркайчан да онытмый.
Саллы гына яшьтә булса да, Илһамия апаның үзен әле яхшы хис итүе – балалары, килене һәм оныклары өчен зур сөенеч. Газеталар укырга, телевизор карарга ярата ул. Оныкларының балаларына оекбашлар, башлыклар, жилетлар бәйли. Коръән кушканча яши: намаз укый, ураза тота – яшь буынга менә дигән үрнәк. Аның 9 оныгы, оныкларының 6 баласы бар.
90 яшьлек юбилее белән котлап, Илһамия апага тырышлыгы, эш сөйгәне, батырлыгы, тәвәккәллеге һәм сабырлыгы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Якыннарын сәламәтлеге, алар арасында була алуы белән тагын озак еллар шатландырып
яшәсен әле ул.
Сания ШАКИРОВА