Бүген “Булгария” теплоходы фаҗигасенә нәкъ өч ел тулды. Ул 2011 елның 10 июлендә Казан - Болгар - Казан маршруты буенча барганда, Сөйки авылы янында су астына китте. Теплоходтагы 201 кешенең 79ы коткарылды, 122 кешенең үлеме расланды.
Әлеге фаҗигә ничәмә-ничә гаиләгә кара кайгы алып килде. Атасыз-анасыз калган яисә балаларын югалткан кешеләрнең сагыш-хәсрәтен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Су төбенә киткән кешеләрнең мәетләрен озак эзләгән водолазлар да андагы хәлләрне тетрәнеп сөйли иде. Россиянең генә түгел, бөтен дөнья объективлары Казан һәм Иделгә төбәлгән иде ул сагышлы көннәрдә...
Шушы көннәрдә генә әлеге фаҗигадә гаепләнүчеләргә карата инде ничә ел барган гадел хөкем эшенә нокта куелды, гаеплеләр ачыкланып, бу фаҗигагә китергән гамәлләренә җәза тәгаенләнде. "АргоРечТур" җәмгыяте җитәкчесе, "Булгария" корабы субарендаторы Светлана Инякина 11 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул өч елга хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлек хокукыннан мәхрүм ителде. Светлананың баласын әбисе тәрбиясенә тапшырырга булдылар.
"Булгария" капитанының ярдәмчесе Рамил Хәмитов 6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Транспорт өлкәсендә федераль дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге идарәсенең Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев алты ел гомерен гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк. Россиядә транспортны күзәтчелек итү Казан линиясе бүлегенең элеккеге баш инспекторы Владислав Семенов исә биш елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителде.
Халык телендә “Татарстан Титанигы” дигән исем яулаган теплоход бүгенге көндә Казаннан 150 км ераклыкта Сөйки авылы янындарак Идел елгасында урнаштырылган. Бу теплоходны кеше ваемсызлыгына һәйкәл диеп булыр иде. Әлеге сәяхәтне оештырган, пассажирларны шушы ярым җимерек көймәдә йөзәргә алып чыккан оештыручылар, тиешле чара күрмәгән экипаж гамьсезлегенә, күрә торып үтеп киткән бүтән теплоход битарафлыгына, мизгел эчендә елга төбенә киткән көймәдән берничек тә котылып кала алмаган пассажирлар истәлегенә моңсу ядкәр...
Татарстан Республикасы җитәкчелеге тәкъдиме белән Сөйки авылында православ кәстәнәсе һәм кечкенә мәчет салынды. Яр буенда әле бүген дә чәчәк бәйләмнәре, гөлләмәләр куела. Дин йортларына кергән кешеләр исә, мәрхүмнәр рухына дога кыла, Алладан мондый фаҗиганең бүтән кабатланмавын сорап ялвара...