Кулланылмый торган җирләрнең иң зур мәйданнары Питрәч (9876 га), Мамадыш (3386 га), Чистай (5029,5 га), Нурлат (3583 га), Әгерҗе районнарында (4632,4 га) исәпләнә.
Татарстанда 64,7 гектар буш ятучы җирләр бар. Файдасыз мәйданнарның 28,6 мең гектары юридик затларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына карый, 11,8 мең гектар мәйданы – физик затлар карамагында, 11,6 мең гектар – уртак милек, 9,6 гектары – дәүләт җирләре, 3,1 мең гектары кулланылышка яраксыз җирләр санала.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең мониторинг нәтиҗәләре буенча, тик ята торган басу-кырлар елдан-ел арта. Мисал өчен, 2013 елда ел дәвамында 54,5 мең гектар җир барлыгы ачыкланса, бу елның яртыеллыгында гына да 64,7 мең гектар мәйдан барлыгы билгеле.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен бүлеп бирелгән киңлекләрнең быел Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Кама Тамагы районнарында артуы күзәтелә. Арча һәм Кукмара районнары үткән елны барлык басуларны да файдаланса, быел әлеге районнарда да буш торган мәйданнар барлыгы ачыкланган.

Мондый җирләр табылуга, беренче елны исәпкә кертелә, икенче елны тиешле документлар барлана һәм шуннан соң гына җир хуҗасына штраф салынырга мөмкин. Штраф күләме җирнең бәясенә карап билгеләнә.
Россреестр инспекторлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2013 елда кулланылмаган территорияләрнең 13 мең гектарын авыл-хуҗалыгы оешмалары куллана башлаган. Озак еллар дәвамында тик торган кырларны суд аша дәүләткә тапшыру очраклары булган. Питрәч районында гына ди ике очрак теркәлгән.
Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагына караган җирләрнең генә түгел, зур төзелешләр өчен алынган киңлекләрнең дә берничә еллар дәвамында чүп үләне, агач-куак үстереп, файдасызга ятуы борчуга сала.

Яшел Үзән, Лаеш районы җирләрендә урнашкан “АС-Менеджмент” оешмасының җирләре инде озак еллар дәвамында тик тора. Кукмара районында “Сэт иле”, Мамадыш районында “Дәүләт торак фонды”, “Омар”, Апас районында “ИП Рахматуллин” оешмалары да аерым исемлектә тора.
“Мондый җирләрне суд аша кире кайтару авыр. Судка барып җиткәнче, җир хуҗалары башка бер оешма белән аренда турында документ әзерли, шул рәвешле җаваплы зат үзгәрә. Нәтиҗәдә, яңа хуҗа җирен алу белән өч ел вакыт узарга тиеш”, - дип законнарның камил булмавы турында сөйләде Артем Костин. Аның сүзләренә караганда, җаваплылыктан качуның башка төрләре дә бар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе законны үзгәртүне сорап, тиешле органнарга мөрәҗәгать иткән.
Җирле Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин сүзләренә караганда, быел ачыкланган буш җирләр Татарстан территориясенең барлык җирләренең 2 процентын гына тәшкил итсә дә, республиканың барлык мәйданнарыннан уңыш алу максатында киләчәктә дә эш алып барылачак.
Алена НИЗАМОВА