Узган уку елында Биектау музыка мәктәбе укучылары безне уңышлары белән сөендереп тордылар. Алар арасыннан абыйлы-энеле Руслан белән Роберт Егоровларны аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Икесе дә икешәр музыка коралында уйнарга өйрәнәләр: Руслан – укытучы Е.Пономаревада скрипкага, И.Шакировада фортепианога, ә Роберт – укытучы С.Гыйниятуллинада баянга, И.Шакировада фортепианога. Малайлар тырыш һәм түземле булулары нәтиҗәсендә укуда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Алар “Үзгә-решләр җиле” халыкара конкурсында катнаштылар һәм икесе дә лауреат дипломына лаек булдылар. Роберт – баян буенча III дәрәҗә лауреат, ә Руслан – фортепиано буенча II дәрәҗә һәм скрипка буенча III дәрәҗә лауреат.

Чит илләрдә милли музыканы популярлаштыру максатында чыгышлар программасына татар композиторлары әсәрләре кертелде: Руслан фортепианода Ә.Бакировның “Бию”ен башкарды, ә Роберт баянда татар халык җыры “Бормалы су”ны уйнады. Моннан тыш, Руслан Егоров, скрипкачы һәм пианист буларак, видеоязмалар буенча Магнитогорскида узган “Музыкаль вернисаж” II халыкара конкурста III дәрәҗә дипломант булды. Ә Казанда узган абруйлы “Виктория” халыкара конкурсында I дәрәҗә дипломант исемен яулады. Бу уңышларда малайларның әти-әнисенең дә өлеше зур булуны, аларның улларына һәрчак ярдәм итеп торуларын да билгеләп үтәргә кирәк.
Биектауның 1 нче музыка мәктәбе укучылары республика һәм Россия күләмендәге музыкаль-теоретик олимпиадаларда да кызыксынып катнашалар. Аларның иң яраткан фәннәреннән берсе – музыкаль әдәбият. Шуңа күрә безнең яшь музыка белгечләренең музыкаль әдәбият буенча агымдагы елның апрелендә узган “Musicus iuvenis” Бөтенроссия олимпиадасында җиңүе дә бер дә очраклы күренеш түгел. 1 нче музыка мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Лев Ремесков (укытучысы – Н.Солкина) I дәрәҗә лауреат исемен яулады. 5 нче сыйныф укучысы Екатерина Андреева (укытучысы – Л.Салтыкова) III дәрәҗә лауреат булды. Гаҗәеп кызыклы олимпиадада актив һәм кызыксынучан укучылар үзлә-ренең иҗади сәләтләрен, эрудицияләрен генә күр-сәтеп калмадылар, бик күп яңалыклар да белделәр. Катлаулы, әмма мавыктыргыч биремнәр олимпиадада катнашучыларның тикшеренү эш-чәнлеген активлаштырды. Музыка мәктәбе ирешкән казанышлар исемлеге әле күптән түгел генә “Музыкаль вернисаж” халыкара конкурсындагы җи-ңүләр белән тулыланды. Музыка мәктәбен фортепиано буенча тәмамлаучы Милена Гаевская (укытучысы – Ф.Таҗетдинова) II дәрәҗә дипломант исемен яулады, ә баянчы Миннур Сәгъдиев (укытучысы – С.Гыйниятуллина) III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.
Без укучыларыбыз һәм аларның укытучыларының уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларга: “Рәхмәт! Шулай дәвам итегез!” – дибез.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru