Җәйге корпоратив: табигать, шашлык, футбол

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Россия оешмаларында эшләүче персонал буенча менеджерларны һәм башка кадр хезмәте вәкилләрен сораштырганнан соң, шунысы ачыкланган:  оешма белән бергә табигатьтә ял итүләрнең 26 проценты эш бирүче хисабыннан түләнәчәк. Компанияләрнең 8 процентында хезмәттәшләр шәһәр читенә ял итәргә баруны үз хисабыннан түләргә мәҗбүр. Һәр егерменче фирмада табигатьтәге корпоративлар инде булып узган. Аларның күбесе май бәйрәмнәренә туры килгән. Оешмалары белән саф һавада ял итәргә яратсалар да, табигать кочагындагы корпоративны планлаштырмаучылар да бар икән (7 процент).



Җәйге корпоративлар, 8 Март, 23 февраль яки Яңа елдан аермалы буларак, мәҗбүри түгел. Монда билгеләнгән кагыйдәләр дә юк. Андый бәйрәмнәрне фирмалар, гадәттә, эшләре гөрләп барганда, үткәрә.



Төрле еллардагы сораштырулар Россия компанияләрендә җәйге корпоративка булган мөнәсәбәтнең үзгәреп торуын күрсәтә. Кризислы 2009 елда фирмаларның 19 проценты мондый бәйрәмгә акча җәлләмәгән. Бер елдан соң андыйларның саны 29 процентка җиткән. Былтыр илебезнең һәр өченче компаниясе (32 %) табигатьтә утырган. Ә хәзер эшкә алучылар тыйнаграк, сакчылрак була башлаган. Дәүләт тарафыннан түләнә торган корпоративлар да хәзер хупланылмый бит. Быел исә сораштырылганнарның чиреге генә табигать кочагында оешма акчалары хисабына утырачак. Бер ел эчендә мондый бәйрәмнән баш тартучы компанияләрнең саны да 5тән 7 процентка кадәр үскән. Корпоративны үз хисапларына оештыручы хезмәткәрләрнең саны гына шулай ук кала бирә.



Респондентлар сүзләренә караганда, хезмәттәшләрең белән табигатьтә утыру өчен сәбәпне эзләп утырасы юк. Йә май бәйрәмнәре, йә оешманың туган көне...



Сораштырылганнарның күбесе (31 процент) табигатьтә актив ял итүне (футбол, пейнтбол) сайлый. Спорт уеннары хезмәттәшләрне берләштерү өчен дә менә дигән чара, дип саный алар. Шашлык ашарга 22 процент кеше теләк белдергән. “Иң яхшы корпоратив – тимбилдинг (команда эшчәнлегендәге нәтиҗәлелекне арттыра торган чара)” диючеләр дә бар, чөнки ул коллектив рухын ныгыта. Аның өчен 16 процент яклы. Хезмәттәшләре белән бергә ял йортына баруны 9 процент хуп күрә икән. Пароходта ял итүләр яки башка шәһәргә экскурсиягә бару өчен 7 процент тавыш биргән. Сораштырылганнарның бик азы (2 процент) җәйге корпоративны кафе-рестораннарда үткәрү яклы. Респондентларның 1 проценты гына үз вариантын тәкъдим иткән.



Әмма җәй көне корпоративлар өчен бөтенләй дә вакыт таба алмый торган фирмалар да бар. Андагы эшчеләр: “Җәйге чорда без аеруча күп эшлибез”, – дип җавап кайтара.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International