Салих Япеев: ерактагы йолдыз балкышы

2014 елның 30 июне, дүшәмбе






Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага. Россиядәге икътисади тотрыксызлык һәм җинаятьчелекнең моңарчы күрелмәгән төстә үсүе халыкның хәерчеләнүе һәм кырылуына, телевизор экраннарында әхлаксызлык күренешләренең чәчәк атуына китерде, боларның барысы да милли иминлеккә куркыныч тудыра.



Тарихи тәҗрибәне өйрәнгәндә, һәр заманда Россия җиренең нигезен тәшкил иткән намуслы профессионаллар гына илне чын-чынлап коткара алачагын аңлыйсың. Бу кешеләр бер генә идеологияне – аек акылны гына кабул итә. Гомере буе җинаятьчелек һәм законсызлыкка каршы көрәшкән легендар кешеләр арасында чирек гасыр дәвамында Татарстан эчке эшләр министры булып эшләгән генерал Салих Япеевның исеме башкалардан аерылып тора.


Ул 1914 елда Чиләбедә дус-тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә туып үсә, ике ир туганына ярдәм итә, яхшы укый, әхлакый нигезләр аңа ана сөте белән керә. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының булачак җитәкчесе өч уку йортын (төзелеш, хәрби һәм юридик) тәмамлап, укымышлылык традицияләрен үзендә гәүдәләндерә. Менә дигән итеп сызым сыза, рәсем ясый, инженер булып эшли, 20 яшендә Чиләбедә су каналы системасын проектлаганы өчен хәтта премиягә дә лаек була.

 


1941 елның мартында офицер Япеевны хәрби җыеннарга чакыралар, ул инженер сыйфатында Литвада оборона корылмалары торгыза. Биредә ул сугыш белән йөзгә-йөз очраша. Аның хезмәттәшләре һәм туганнары Салих Җәләлетдин улының ул елларда кичергән кыенлыклар турында бик аз сөйләвен искә ала. Карга ятып йоклыйлар, бер ял күрмичә сугышып, дошман каршылыгын җиңеп һәрвакыт алга баралар, өшегән икмәкне балта белән кисеп ашыйлар. Ул Сталинград сугышында һәм Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша. Күпсанлы фронт бүләкләре арасында «Батырлык өчен» медале дә була, аны бары тик сугышта катнашучыларга гына бирәләр, ул моның белән бик горурлана. Салих Җәләлетдин улының шәхси эшендә аның «беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелүе» турында рапортлар саклана. Сугышчыларны дошманның өзлексез ут яңгыры астында көрәшкә күтәрергә туры килгән.

 


Көннәрдән бер көнне, 1944 елда Салихның янында гына мина шартлый, аның кыйпылчыклары, могҗиза белән генә баш миенә эләкмичә, баш сөяген тишеп керә. Икенче бер кыйпылчык, кыска тун һәм сырган чалбарны тишеп, бүләк итеп бирелгән кесә сәгатен челпәрәмә китерә. Контузия алу аркасында аңа өч атна медсанбатта ятып чыгарга туры килә. Искиткеч тыйнак кеше буларак, генерал Япеев үзенә хәрби инвалидлык дауларга кыенсына. Күп еллар үткәч моны үз инициативалары белән аның иптәшләре эшли.

 


Салих Җәләлетдин улы сугыштан 1946 елда подполковник булып кайта. Демобилизацияләнгәч, гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Торыр урын булмаганлыктан, бер елга Алабугага китәләр. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәре буларак, ул биредән япон хәрби әсирләрен Находкага илтә. Соңрак СССР Эчке эшләр министрлыгы Академиясен тәмамлый. 1954 елда Салих Җәләлетдин улы Япеев Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнә. Әдәпле, башкаларга тирән хөрмәт белән карый торган кеше буларак, генерал үз хезмәткәрләре, гади гражданнарның үтенечләре һәм проблемаларына бик сак якын килә, балаларны ярата, шактый вакытын яшьләр белән эшләүгә бирә, эштә үзе белән формаль булмаган мөнәсәбәттә булуларын таләп итә.

 


Ул җитәкчелек иткән елларда (1954-1978) милиция республикада яшь буынны тәрбияләүнең барлык этапларына да диярлек йогынты ясый. Бу һәрвакыт яхшы нәтиҗә бирә. Япеев килгәнче Эчке эшләр министрлыгы белән прокуратура арасындагы мөнәсәбәтләр салкын була. Ул вәзгыятьне үзгәртүгә ирешә һәм уртак эшнең нәтиҗәләре көтелгәнне дә узып китә. Республиканың «Автотракторсбыт» конторасында җәмәгать милкен урлаучылар төркеме кулга алына, Дәүләт план комитеты, ТАССР Министрлар Советының идарә һәм сәүдә системасында эш иткән ришвәтчеләр фаш ителә. ОБХСС (хәзерге Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе) хезмәткәрләре көче белән узган гасырның 60нчы елларында дәүләт милкенә кул сузучылар төркеменә оператив хезмәткәр Р.Әхтәмовны кертү ярдәмендә Чистай сәгать заводында караклыкны булдырмый калуга ирешелә. «Росторгодежда» эше буенча алыпсатарлардан 60 мең сумлык (үз вакыты өчен гаять зур акчалар) товар алына, Казан сөт комбинатында 120 мең сумлык әйбер урлаган җинаятьчел төркем ачыклана, ә КамАЗда гигант төзелешкә килгән эшчеләрнең акчаларын үзләштергән Капиталь төзелеш идарәсе баш хисапчысы фаш ителә.

 


Салих Япеев Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәтләре эшчәнлегенә даими рәвештә кураторлык итә. Соңрак аның кул астында хезмәт куйган кешеләр милициягә эшкә килә һәм инде Салих Җәләлетдин улы Япеевның турыдан-туры тәрбияви йогынтысына эләгә. Генерал бик күп укый, Шолохов, Помяловский, Ремаркны, халык көйләрен ярата, оперетталардагы арияләрне яттан белә, театрлардагы премьераларның берсен дә калдырмый, сәфәрләрдән классик музыка яздырылган пластинкалар алып кайта һәм искиткеч фонотека туплый.

 


Тора-бара кадрларны сайлап алу, өйрәтү һәм тәрбияләүнең хокук саклау системасы эшчәнлегенең нигез ташы икәнлеге аңлашыла. Шунлыктан, чирек гасыр дәвамында эчке эшләр министры кәнәфиен биләгәч, ул СССР Эчке эшләр министрлыгы Академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Укыту консультация пункты башлыгы итеп билгеләнә. Генерал Япеев һәрвакыт Эчке эшләр министрлыгы кадрларын әзерләүне камилләштерү һәм укыту системасын булдыруга гаять зур игътибар бирде. Яңа уку йортына җитәкчелек итә башлагач, Япеевның педагогик таланты тагын да ныграк ачыла. Хезмәттәшләре аңа бәйле хатирәләрендә «уникаль шәхес,  тумыштан укытучы» кебек эпитетларны шактый еш куллана. Салих Җәләлетдин улы берничә фәннән лекцияләр укый. Соңрак ул Эчке эшләр министрлыгы Академиясе бүлеге белән җитәкчелек итүне үз коллегасы Р.Мөгыйновка тапшыра. Ул эшлекле, энергиясе  ташып торган кешеләрне алгы планга чыгарып, алга таба аларга ярдәм күрсәтүне үз бурычы саный. Соңрак вузга аның укучысы Н.Сафиуллин җитәкчелек итә башлый, ул зур булмаган уку йортын илнең әйдәп баручы белем учакларының берсенә әверелдерә.

 


Салих Япеевның укучылары арасында генераллар  В.Ерин,  И.Галимов, Ә.Сәфәров,  Р.Тимерҗанов, Р.Ногманов,  Е.Дәүләтшин һәм башкалар бар. Генерал-лейтенант С.Япеевның эшчәнлеген сүнгәннән соң да күп еллар балкып януын дәвам иткән йолдыз белән чагыштырырга мөмкин. Укучылары һәм коллегалары Салих Җәләлетдин улының истәлеген Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бинасына куелган мемориаль такта белән мәңгеләштерде, Казандагы үзәк урамнарның берсен аның исеме белән атады, ә 2002 елдан алып Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының иң яхшы курсантларына Япеев премиясе тапшырыла. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланачак, чөнки, Уильям Джеймс әйткәнчә, «тормыштан алырга мөмкин булган иң зур файда – аны әле бездән соң да калачак эшкә сарыф итү».



Марат Шакирҗанов. Рәис Габдулла тәрҗемәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International