ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Украинадагы тотрыксыз дәүләт сәясәте күп кешене качак хәлендә калдырды. Туып-үскән җиреңне нинди халәттә ташлап чыгып китеп була? Әлбәттә, бу гамәлне үз ихтыяры белән берәү дә эшләми. Басым астында, мәҗбүрият туганда эшләнә бу эш...
16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак.
Бу кешенең язмышында барысы да серле томанга төрелгән. 1961 елда Рудольф Нуриев Парижда СССРдан качуы белән бөтен дөньяны шаккатыргач, аның ташлап калдырылган чемоданында бер уенчык – электр поезды табып алалар. Мондый уенчыкларны ул алга таба да сатып ала. Бу үзенә күрә бер символ була.
Татарстанда иң начар эшләүче тармакларның берсе булып һаман да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе санала. Республика халкы биредә хезмәт куючыларның эшеннән канәгать түгел. Алар фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән бәйле шикаятьләр җитәкчелек тарафыннан тиешенчә хәл ителми.

Совет чорында онытылырга мәҗбүр ителгән “мәхәллә” сүзе көндәлектә соңгы арада ешрак яңгырый. Тик сүзне гомумкулланышка кайтару мәсьәләнең бер ягы булса, мәхәллә тормышын оештыру, эшчәнлеген дөрес юнәлешкә бору – икенче һәм иң мөһим момент.

Начар ягулык белән сату иткән заправкалар саны елдан-ел кими бара. 2005 елда тикшерүгә алынган үрнәкләрнең 22 проценты  билгеләнгән таләпләргә туры килмәсә, соңгы ике-өч елда әлеге күрсәткеч 3-4 процент дәрәҗәсендә икән. Быелның май-июньдә узган ягулыкның сыйфатын тикшерү айлыгы чираттагы тапкыр бу тенденциянең саклануын күрсәткән.
“Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге нигезенә символик таш салу тантанасы булды.
Тантанада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия почтасы” генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында  uslugi.tatarstan.ru РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең яңа сервислары хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер электрон рәвештә пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, хезмәт стажын тикшерергә, шулай ук ана капиталының күләмен белергә мөмкин.



26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Ульян шәһәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зәрипов Ачык Хөкүмәт буенча РФ субъектлары семинарында катнашты. Семинарны РФ Министры Михаил Абызов җитәкләде.
Бүген Казан ИТ-паркына Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International