Татарстанда иң начар эшләүче тармакларның берсе булып һаман да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе санала. Республика халкы биредә хезмәт куючыларның эшеннән канәгать түгел. Алар фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән бәйле шикаятьләр җитәкчелек тарафыннан тиешенчә хәл ителми.
Татарстанның хакимият органнары халык белән ныклы элемтә булдыруга зур әһәмият бирә. Җитәкчелекнең җәмгыять белән килешеп, аларның уй-фикерләренә колак салып эшләве исә республиканы үстерү, алга җибәрүдә зур роль уйный. Россиянең башка бер генә төбәге дә халык белән үзләре арасында күпер булдыруга, шул рәвешле эшчәнлекләрен җәмгыять өчен үтә күренмәле итүгә Татарстан кебек зур игътибар бирмидер, мөгаен.
Мәсәлән, быелның февраль аенда республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән махсус интернет-сораштыру башланып китте. Аның максаты халыкның муниципаль хезмәткәр һәм оешмалар эшчәнлегенә карата уй-фикерләрен ачыклаудан гыйбарәт булды. Анкета сораулары Татарстан Икътисад министрлыгы һәм муниципаль оешма сайтларына, шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталына урнаштырылды. Төгәл бер ай дәвам иткән тикшеренүгә исә, ниһаять, шушы көннәрдә нәтиҗә ясалды.
Район җитәкчеләре - кадерле халык
Бактың исә, республика халкының күбесе муниципаль түрәләрнең эшчәнлегеннән шактый канәгать икән. Мәсәлән, сораштырылучыларның якынча 88 проценты шәһәр һәм район башлыкларының эшен аеруча югары бәяли. Башкарма комитетлар эшчәнлегеннән риза булучылар исә бераз азрак – халыкның 85 процентын тәшкил итә.
Шунысы да бар, шәһәр яки район үзәге никадәр зуррак икән, халык арасында канәгать булмаучылар да шулкадәр күбрәк. Мәсәлән, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә мэрлар һәм башкарма комитетлар эшчәнлеген югары бәяләүчеләр саны башка төбәкләр белән чагыштырганда якынча 10 процентка ким.
Ә менә район үзәкләрендә һәм бистәләрдә исә җитәкчеләргә карата мөнәсәбәт күпкә яхшырак. Биредә түрәләрнең халыкка шактый якын булуы зур роль уйныйдыр, мөгаен. Җитәкчеләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүчеләр саны 90 проценттан да артып китә.
Авыл халкы исә шулай ук үз район җитәкчеләрен аеруча «ярата». Салада гомер кичерүчеләрнең 80 проценттан артыгы аларның эшчәнлеген югары бәяли.
Халык юллар сыйфатыннан канәгать
Ә хәзер гомуми сүзләрдән конкрет мисалларга күчик. Татарстанда гомер итүчеләр һаман да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларның аеруча актуаль булуын ассызыклый. Сораштырылучыларның нибары 45 проценты гына үз мөрәҗәгатьләренең вакытында һәм нәтиҗәле рәвештә хәл ителүе турында белдергән. Ә зур шәһәрләрдә исә бу күрсәткеч тагын да кимрщк.
Торак-коммуналь хуҗалыкларга халык белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыру өчен газ оешмаларыннан үрнәк алу кирәк. Аларның эшеннән татарстанлыларның 95 проценты канәгать. Электр белән тәэмин итү оешмалары икенче урынны биләсә, беренче өчлекне су белән тәэмин итү предприятиеләре «яба».
Шунысы мөһим, соңгы елда республикада юлларның торышыннан канәгать кешеләр саны шактый арткан. Бүгенге көндә юллар сыйфатын барлык халыкның 69 проценты (!) югары бәяли.
Әйтергә кирәк, әлеге сораштыруда халык муниципаль хезмәткәр һәм оешмаларның эшчәнлеген бәяләп кенә калмый, ә республикада тормыш шартларын яхшырту ысулларын да тәкъдим итә. Шул рәвешле, сораштырылучыларның 57 проценты юлларга вакытында ремонт ясарга кирәк дип белдерә. Халыкның 48 проценты исә яңа асфальт юллар төзергә тәкъдим итә.
Шул ук вакытта халык муниципаль оешмаларның йортларга су бирүне вакытлыча туктату кебек гамәлләреннән дә туйган. Электрны вакытлыча өзүне дә үткәндә калдырырга вакыт җитте, дип саный алар.
Министрлар эшкә тотына
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, сораштыруда катнашучыларның 62 проценты 36-60 яшьлек татарстанлылар булса, 36 проценты - 35 яшькә кадәргеләр. Араларында 60 яшьтән өлкәнрәкләр дә очрый. Алар тикшеренүдә катнашкан барча халыкның 2 процентын тәшкил итә. Белем дәрәҗәләренә килгәндә, сораштырылучыларның 70 проценттан артыгы югары белемле.
Бу онлайн-сораштыру турында без Татарстанның икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллиннан да сораштык.
- Аңа Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге махсус эксперт төркеме нәтиҗә ясады. Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министрына кайбер район һәм шәһәрләрдәге транспорт хезмәтен яхшылап тикшерү бурычы куелды, бу төр хезмәтләрне камилләштерү кирәклеге ассызыкланды. Ә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына исә җылылык һәм су белән тәэмин итүче кайбер предприятиеләрдә тиз арада эшне җайга салырга киңәш ителде, - дип белдерде безгә Татарстанның икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин.
Аның сүзләренә караганда, кирәк дип табылса, 2014-2020 елларга исәпләнгән сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү, транспорт системасын камилләштерү программаларына үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин икән.
Татарстан - беренче
Шунысын да искәртик, Татарстан җитәкчелегенең халыкка якын булырга тырышуы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, республикабыз Россиядә үз халкын социаль яктан аеруча кайгыртучы төбәкләр арасында беренче урынны яулаган.
Бу рейтингны төзүчеләр халыкка дүрт сорау биргән:
1. алар төбәктә баручы үзгәрешләрдән ризамы;
2. биредә вәзгыять яхшырамы, начараямы, әллә инде үзгәрешсез каламы;
3. җитәкчеләрнең эше турында нинди уй-фикерләр ишетергә туры килә;
4. алар түрәләргә каршы оештырылган акцияләрдә катнашуга ничек карый?
Бактың исә, Татарстан халкының республика җитәкчелегенә карата ышанычы шактый зур икән. Алар хакимият органнарының республиканы алга җибәререргә тырышуын югары бәяли. Ә белгечләр исә гомумән дә Казанны тиз камилләшә торган дөньякүләм мегаполислар белән чагыштырып була дип белдергән.
Шул рәвешле, әлеге сораштыруда Татарстан барлыгы 95 балл туплауга ирешкән. Аннары исемлекне Ямал-Ненец, Белгород, Төмән һәм Чечен төбәкләре дәвам итә. Тверь, Ярославль, Архангельск һәм Рязань өлкәләре иң соңгы урыннарны били.
P.S. Сораштыруда катнашкан иң актив районнар:
Биектау, Теләче, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Мамадыш.