ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

27 июнь “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге ачылачак.

Татарстан Республикасына танышу визитына «София Антиполис» (Sophia Antipolis Science Park, Франция) технопаркына нигез салучы Пьер Лаффитны һәм «София Антиполис» фонды президентын Доминик Фашны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырды.

Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Бүген бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.
Кичә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгында министрның беренче урынбасары Юрий Багров Татарстан мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашты. Әлеге укучылар А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшерү университетының оешма тармагының максус урыннарына укырга керә.

Кичә Роман Шәйхетдинов Ниццада «Инновацион шәһәр» конференциясе кысаларында Иннополис шәһәрен тәкъдим итте.


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Май аенда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетлар саны 1 миллионнан артты.

Казан чираттагы мәртәбә югары дәрәҗәдәге чара үткәрәчәк. Иннополис Университеты Бөтендөнья роботлар олимпиадасының россия этабының рәсми операторы.

10 июнь Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 5 балалар бакчасы ачылды - МБДОУ Д/С №41 "Подснежник", МАДОУ "Д/С №107 "Салават купере", МАДОУ "Детский сад № 108 "Бэхетле балачак" , МАДОУ "Д/С № 109 "Курай", МАДОУ "Д/С № 110 "Курочка Ряба". Хәзер әти-әниләр үзләренең балаларын әлеге балалар бакчаларына чиратка бастыра алалар.
Робототехника буенча россиякүләм олимпиада ((World Robot Olympiad – WRO) Дөньякүләм олимпиаданың бер этабы булып тора. 2014 елда олимпиада беренче тапкыр Мәскәүдә узмый.
Якын арада Татарстанда республика хакимияте органнары һәм федераль органнары арасында ведомствоара электрон документ әйләнеше федераль системасын файдаланып электрон документлар алмашу буенча сынау проеткы старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International