ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбаракшин “Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
90нан артык катнашучы, 20 эксперт, 21 идея – болар барысы да казан ИТ-паркында узган QIWI Universe хакатоны
Иннополис шәһәре төзелә башлауга төгәл ике ел. 2012 елның 9 июнендә Россия Хөкүмәтенең рәисе Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов булачак шәһәр яшәүчеләренә мөрәҗәгать белән капсула салды.

20
июнь, 2014 ел
җомга
Җәй җиттеме, олысы-кечесе Сабан туен көтә. Бәйрәм алдыннан авылларда бертөркем яшьләр, гармун сузып, сөлге, күкәй җыя, егетләр атларын чабышка әзерли, көрәшчеләр көчләрен туплый,  халык капка буйый, тәрәзәләр юа, Сабан туена, дип, махсус матур күлмәкләр тектерә, кунаклар чакыра. Кыскасы, Сабан туе ул күптән очрашмаган дусларны кавыштыру, берләштерү, туганнарны бергә җыю бәйрәме дә.
Тинчуринлыларның  «Назлы кияү» спектакленә мөрәҗәгать итүләре беренче мәртәбә генә түгел. Һәр режиссер тарафыннан ул төрлечә сәхнәләштерелә. Бу юлы баш режиссер Рәшит Заһидуллин аны үзенчәлекле итеп куйган.
Курчак артына яшеренгән артистны тамашачы сәхнәдә сирәк күрә. Әмма үз эшенә бирелгән, яраттыра белгән актерны халык  хәтерендә калдыра. Әнә шундый сәхнә осталарының берсе – Татарстанның халык артисты Сания КАЮМОВА. Үзенең 30 ел иҗат гомерендә нәни тамашачыны нинди генә әкият каһарманнары белән очраштырмаган ул! Артист «Хан кызы» спектаклендә – Хан кызы, «Аладинның серле лампасы»нда – Бәдәр, «Дюймовочка»да – Дюймовочка, «Ана күзләре»ндә – Саяко һ.б. рольләргә җан өргән.
Эчүнең юньлегә китермәгәнлеген белсәләр дә, аракы колы булучылар моны оныталар шул. Шешәдәш дуслар – кайгысын юучы Гөлфирә дә, нәфесен тыя алмаган Әмирхан да 2012 елның 16 сентябрендә бергәләп эчеп утырулары мондый кайгылы рәвештә тәмамланыр дип уйламаганнардыр.

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
1945 елның 28 мартында алты малайдан соң дөньяга килгән кыз мин. Әле өч-дүрт яшемдә, гөл, дип, консерв савытына алабута утыртып йөргәнем хәтеремдә. Күрше Дария апай, гөлләр биреп, үстерергә өйрәтте. Табигатьне ярату исә 1944 елда сул кулын «немецка биреп» калдырган әтидән күчкәндер. Кая барса да мине үзеннән калдырмады ул. Җиләк, шомырт җыю, «уф алла» белән печәнгә баруда әтинең ярдәмчесе мин идем.
Авылга кунакка кайтып килгән берәр кешедән, ничек анда, дип сорасаң, бөтенесе диярлек: «Рәхәт авылда!» –  дип җавап кайтара, әмма салаларда кеше һаман кимү ягына гына бара. Авылны яратсалар да, шәһәр тормышын ташлап кайтып китәргә бөтен кешенең дә кыюлыгы  җитеп бетми. Авылга кайтмас өчен, сәбәпләре дә җитәрлек, иң беренче урында исә әлеге дә баягы эш булмау тора. 
Иң хәлитеч мизгелдә, берәү икенчесен сыртына салам дигәндә, көрәшчеләрдән дә җитезрәк булып, ике кулым белән күзләремне каплыйм! Аннан бармак читеннән генә мәйданга күз салам: имгәнмәделәрме, икесе дә исән-саулармы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International