ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Җәй ул ял итү генә түгел, фатирда ремонт ясау чоры да. Аны шушы вакытка калдыру үзенә күрә бер традициягә әверелде, чөнки шулай җайлы: суыктан куркасы юк, форточкаларны ачып җилләтәсең, балаларны авылга йә дачага озатасың дигәндәй, рәхәтләнеп иҗат ит.
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күтәреләсен, бәяләр артасын уйлап, бик борчылам. Бик нык артырмы икән, шул турыда бераз аңлатып китсәгез иде.
Диләрә Бикмөхәммәтова, Казан
Читкә чыгып карамаган кешене генә урыныннан кузгатуы кыен. Ә инде бер чыктыңмы, җилкенгән күңелне туктатуы бик авыр икән. Тагын каядыр барасы, дөнья күрәсе килә. Бигрәк тә ел буе көтеп алган җәйге яллар чорында.
«Яңа Гасыр» телевидениесендә «Башваткыч» тапшыруы күрсәтелә башлагач, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит ШАКИРОВ белән кызыксыну бермә-бер артты кебек. Тәгәрмәч өстеннән төшмәгән артист өчен ул тапшыру өчен вакыт табулары үзе бер башваткычтыр инде аның, хак булса, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, концерт белән концерт арасында Казанга, күп дигәндә, бер генә атнага сугылалар икән...
Минем спортка карата мөнәсәбәтем шул «Адидас» кроссовкасы да «Найк» спорт костюмыннан ары китә алмый икән. Каян чыксын инде миннән спортчы – «Очкын» спорт һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында кунакка барып кайтканнан соң, бу фикерем ныгыды гына. Мондагы спортчы балаларның көн режимы һәм иртәдән кичкә кадәр булган тренировкаларына түзәр өчен, белмим, нинди чыдамлылык кирәктер...
Европа союзы белән АКШтан башка, Украина Россия белән бергә-бер калып сөйләшергә җыенмый.
Казанда бу җәйдә 25 мәктәпне капиталь төзекләндерү каралган, инде шактый эш башкарылган, ләкин тулы күләмдә башкарып чыгу өчен, тагын 124 миллион сум акча кирәк.
15 июнь – Халыкара әтиләр көне
Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң дулкынландыргыч вакытлары: алар, түземсезләнеп, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен көтә.
Кукуруз һәм көнбагыш кырларыннан кала, республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнары инде корылыктан зыян күргән. Шөкер, әлегә көеп яраксызга чыккан мәйданнар юк. Шулай да иген кырларының уңдырышлыгы шактый кимегән. Бар өмет – яңгырларда. Синоптиклар якын көннәрдә кыска вакытлы гына булса да яңгырлар вәгъдә итә анысы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International