Бензин бәяләре артырмы?

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Начар ягулык белән сату иткән заправкалар саны елдан-ел кими бара. 2005 елда тикшерүгә алынган үрнәкләрнең 22 проценты  билгеләнгән таләпләргә туры килмәсә, соңгы ике-өч елда әлеге күрсәткеч 3-4 процент дәрәҗәсендә икән. Быелның май-июньдә узган ягулыкның сыйфатын тикшерү айлыгы чираттагы тапкыр бу тенденциянең саклануын күрсәткән.



Бер ай дәвамында республикада сатылучы һәм кулланылучы мотор ягулыгы сыйфаты бәяләнде. Моңа кадәр әлеге төр тикшерүләр елга бер мәртәбә генә уздырыла иде. Быелдан башлап, начар ягулык белән сату итүче нокталарны ачыклау чараларын ике тапкыр оештырырга карар кылганнар. Май аенда башланган айлыкта махсус бригадалар заправкаларга барып, ягулык үрнәкләре алган һәм аларны экспертизага тапшырган.


Ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда начар ягулык белән сәүдә итүчеләр исәбе берникадәр кимегән. Бу без уздырга эшнең чыннан да уңай нәтиҗәләр бирүен күрсәтә, ди ул.


Заправкаларны тикшерү эшчәнлеге 12 май көнне башланган иде. Айлык кысаларында барлыгы 550 объект тикшерелгән, 1 239 үрнәк алынган. Бүгенге көндә шуларның 1 114-е (760 бензин һәм 354 дизель ягулыгы үрнәге) тикшерелгән инде.


Алынган үрнәкләрнең күпчелеге экспертиза тикшерүен уңышлы узган, нибары 37-се генә билгеләнгән таләпләргә туры килми дип табылган. Бу барлык тикшерелгән ягулыкның 3,3 проценты начар сыйфатлы булуын күрсәтә. Нигездә,  мондый бензин һәм дизель ягулыгы үрнәкләрендә күкерт күп булуы ачыкланган. Шулай, ике дистәгә якын очракта Евро-4 һәм Евро-5 сыйфатында Евро -3 төркеменә караган ягулык сатканнар. Күкерт дәрәҗәсе мөмкин булган дәрәҗәдән дә югарырак булган үрнәкләр дә табылган.


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сыйфатсыз ягулык саткан өчен җәза әллә ни каты түгел. Моның өчен заправка хуҗаларына күп дигәндә 20 мең сумлык штраф яный. Шулай да мондый тикшерүләрнең нәтиҗәсе ачык сизелә. Сыйфатсыз ягулык ачыкланган станцияләр саны әкренләп кимүгә таба бара бит. Тикшерүчеләр сүзләренчә, мондый чараларның максаты - республикабызда сыйфатсыз ягулыкны гомумән юк итү.



P.S.: Очрашуда якын киләчәктә Татарстан Республикасында бензинга  бәя артмаячак дип белдерделәр. “Идел буе төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда ягулык бәясе шактый арзан. Киләчәктә дә республикада ягулык бәяләре нигезсез арттырылмаячак”, - диде Ягулык ресурсларын рациональ куллану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев.
Хәзер АИ-92 республикада уртача 30,48 сум тора. Оренбургта – 30 сум, ә Самарада 31,5 сумны тәшкил итә. АИ-95нең Татарстан буенча уртача бәясе - 33,69 сум.

 

 


Динә ЗАРИПОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International