Бу кешенең язмышында барысы да серле томанга төрелгән. 1961 елда Рудольф Нуриев Парижда СССРдан качуы белән бөтен дөньяны шаккатыргач, аның ташлап калдырылган чемоданында бер уенчык – электр поезды табып алалар. Мондый уенчыкларны ул алга таба да сатып ала. Бу үзенә күрә бер символ була.
Ул 1938 елның 17 мартында Байкал күле буйлап барган поездда дөньяга килә. Һәм гомере буе илгизәр, мәңгелек буйдак булып кала. Кайчакта – мәҗбүр ителгән, кайвакыт ирекле рәвештә сөргенгә озатылган романтик, гастрольләрдән кайтып кермәүче, данга, иҗади маҗараларга, яңа биеклекләргә сусау хисе дөнья буйлап куган үзсүзле, даһи, тынгысыз зат. Аның комсызларча шөһрәт яратуы («Мин тормышта шундый да дан яраткан кешене бүтән очратмадым», - ди аның хакында Марлен Дитрих), хакимлеккә омтылуы күпләрнең классик биюне ярат башлавына сәбәпче була. Нуриев шәхесе, тормышы сәер парадоксларга бай, мәкерле уй, иң кискен каршылыклар йомгагына тиң. Актер тотнаксызлык, башбаштаклык, ирек сөючәнлекне гәүдәләндерә, шул ук вакытта фанатикларча, фидакарьләрчә, онытылып катгый дисциплинага, бәхәссез тәртипкә һәм көндәлек классик дәреснең газапка сала торган бертөрлелегенә буйсына.
Елына 365 көн буе диярлек сәхнәдән төшмичә биегән чаклары да була аның. «Бүген һәм көн саен», дигән сүзләр Нуриевның тормыш шигаренә әверелә. Аның биюендә каршылыклар, капма-каршы буяулар уены үзенә җәлеп итә, гаҗәпкә калдыра. Ачык, төгәл тукталышларының шаккатыргыч дәрәҗәдә көтелмәгәнлеге һәм кинәтлеге: өермәдәй бөтерелү һәм сикерүләрдән соң тантаналы рәвештә хәрәкәтсез калуы сокландыра. Вулканнан атылып чыккан лаваны хәтерләткән бию бер мизгелдә зифа, җыйнак һәм шул ук вакытта табигый рәвештә катып кала. Италия балеринасы Карла Фраччи болай ди: «Нуриев белән биегәндә, гадәттәгедән яхшырак биисең».
Аның балачагы хәерчелек, ачлык, кимсетелү, фәкыйрьлектә уза. Бию түгәрәге һәм мәктәптәге яшьтәшләре сугыштан соңгы елларда да күп нужа чигә, әмма Рудольф әти-әнисенең хәерчелектә яшәвен бигрәк тә авыр кичерә. Шунлыктан ул үз эченә бикләнә. Нуриевның 8 сыйныф өчен язылган харатеристикасында мондый юллар бар: «Аның бер генә өчлесе дә булмаска мөмкин, әмма өй эшен эшләргә беркайчан да вакыты җитми, чөнки бию белән чиктән тыш мавыга. Артист булырга хыяллана. Опера театры каршындагы хореография түгәрәгенә йөри. Нуриев бик кызу канлы, тиз ярсып китүчән, елый, иптәшләре белән сугыша». «Коллективтан аерылганы», соң чиккә җиткән индивидуализмы өчен аны һәрвакыт эзәрлеклиләр, ә ул көтү булып яшәүне күралмый, күпчелекнең фикеренә нәфрәт белән карый, кагыйдәләрне боза, гомуми тәртипкә буйсынмый.
Җитәкчелек һәм хокук саклау органнарының тар карашлылыгы, мәгънәсезлеге, оятсыз әдәпсезлеге танылган Петербург биючесен хөр, ирекле дөньяга качып китәргә котырта. Ул Парижда калырга җыенмаса да, совет системасының акылсыз, түзә алмаслык рәхимсезлеге аны чит илгә китәргә мәҗбүр итә. Сөргендә яшәп, ул иң купшы кабул итүләрнең, югары катлау вәкилләре катнашындагы мәҗлесләр һәм тантаналарның мактаулы кунагына әверелә. Артист үзен беркайчан да аямый, һәрвакыт җиңүче булырга тели, тамашачыларга миннән башка моңа беркем дә сәләтле түгел дигән хисне сеңдерә белә. XX гасырда бию сәнгатендә күпләр ирешә алмаслык зур үрләр яулый. Каты авыруга карамастан, хөрлек сөюче, тәкәббер, бөек артист легендасын иҗат итүдән туктамый.
Озак еллар дәвамында мәшһүр балерина Марго Фонтейн биюченең иҗади музасы була. Аларның биюе үлемнән дә өстен мәхәббәт тантанасына әверелә. Балерина Нуриевның зәвыгын, аның гармониягә омтылышын үстерә. Аңа яшәү көче бирә, сәхнәдә яшь булып калуына ярдәм итә. Каршылыкларның шундый гаҗәеп уены бер генә балет дуэтының да төшенә керми.
Үз-үзен генә яратучы, бунтарь холыклы Нуриев Фонтейнның нәфислек бөркелеп торган сихри көченә буйсына. 1964 елның октябрендә Вена операсында куелган «Аккош күле» балетыннан соң Марго Фонтейн белән Рудольф Нуриевны 89 тапкыр (!) сәхнәгә чакырып чыгаралар. Бу Гиннесның рекордлар китабына да кертелгән.
Ул 1993 елда Парижда вафат була. Франция аңа соңгы мәртәбә купшы кадер-хөрмәт күрсәтә: Гранд Опера бинасындагы җеназа вакытында Бах һәм Чайковский көйләре яңгырый, үләр алдыннан әйтеп калдырган теләге буенча артистлар 5 телдә Пушкин, Байрон, Гете, Рембо, Микеланджело әсәрләрен укый.
Рудольф Нуриевның Җирдәге юлы төгәлләнде. Хәзер ул тулысы белән Мәңгелек хозурында.
Марат Шакирҗанов. Рәис Габдулла тәрҗемәсе