ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Биектау районы прокуратурасы балигъ булмаганнарның торакка хокукларын бозуны туктатуны суд тәртибендә таләп итә.
Быелгы җәйдә Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч зур. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. Яхшыга өметләнү юктан гына түгел: министр әйтүенчә, Казан әлеге чемпионатка әзерлек эшенә Универсиада төгәлләнүнең икенче көнендә үк җиң сызганып керешкән.
Хәзерге вакытта Татарстанда фатир хуҗалары үз торак йортларын тоту, идарәче компанияләрнең эшчәнлеген контрольгә алу буенча шактый зур вәкаләтләргә ия. Тик милекчеләрнең күбесе бу эшкә битараф карый, ни сәбәпледер әлеге мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйлар...

Г.Камал исемендәге театр Самар һәм Оренбур шәһәрләренә гастрольләргә китә. 9-15 февральдә узачак гастроль афишасында театрның соңгы премьералары.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе хезмәткәләренең эше 2014 елда аеруча тыгыз булган. Тикшерүчеләрнең һәрберсе ай саен өчешәр җинаять эше буенча тикшерү алып барган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге шәхесләрнең һәрберсе мактауга лаек.

Студентлар көне уңаеннан Казанда студент-аспирантларның еллык эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясадылар. Бу гаҗәп тә түгел. Сессияне тапшырып, каникулга чыгар алдыннан, кем генә яхшы хәбәр көтми икән? Ә ул хәбәр “стипендия” алуга да бәйле булса, бигрәк тә!

“Өмет”  Үзәге белгечләре  Россия  Балалар фондының матди ярдәме белән  аз тәэмин ителгән гаиләләр-дә  тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре  чикле балалар өчен “Әкият” Татар дәүләт курчак театрына сәяхәт оештырдылар.

25
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты әмере белән республиканың Иҗтимагый палатасы Татарстан муниципаль районнары арасында “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” республика конкурсы уздырды.
2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, якындагы вакытта илебездә уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү, үлем-китемнәр санын киметү өчен барлык нигезләр дә бар. Шуңа да агымдагы елда инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп cәбәпләр – инсульт-инфарктларга каршы җитди чаралар күрергә булганнар.
2015 нче ел башланды. Бар  кеше дә аңардан яңа шатлыклар, бәхет, муллык, тынычлык өмет итә. Күптән тү-гел генә булып узган бәйрәм  көннәре  турында Усад  авылы   китапханәчесе Мәдинә Зарипова сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International