Дөнья чемпионатын уздырырга акча җитәрме?

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Быелгы җәйдә Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч зур. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. Яхшыга өметләнү юктан гына түгел: министр әйтүенчә, Казан әлеге чемпионатка әзерлек эшенә Универсиада төгәлләнүнең икенче көнендә үк җиң сызганып керешкән.


Дөнья чемпионатына әзерлекнең инде финал раунды бара, дип әйтергә дә тулы җирлек бар. Владимир Леонов сүзләренә караганда, һәр спорт объекты ярышларга кадәр әзерләнеп бетә, оештыру эшләре барысы да план буенча бара. Россия тарихында әле беренче тапкыр гына үткәрелүче Дөнья чемпионатын уздыруга икътисадый тотрыксызлык, доллар һәм евро курсының югары күтәрелүе дә аяк чалмаячак. Икътисадый кризис үзен сиздерсә дә, Дөнья чемпионаты каралган бюджет буенча үтәчәк.

- Сүз дә юк, җирле һәм федераль бюджетта дефицит сизелә. Чемпионат үткәрү өчен бюджетта 3-3,5 миллиард сум акча каралган, - дип сөйләде Владимир Леонов. - Бүген без Россиянең Спорт һәм Финанс министрлыклары белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Салынган бюджет буенча кыскартулар булмасын өчен кулдан килгәнне эшлибез. Доллар һәм евро курсына килгәндә, аның кая илтәсен фаразлап булмый. Җәй көне ни булыр - анысын да әйтү авыр. Шулай да, бөтен каралган ярышлар, һичшиксез, узачак.

24 июльдә старт алачак Дөнья чемпионатына 26 гыйнварга 27 меңнән артык билет сатылган инде. Халык билетларны интернет аша кулга төшерергә күнегеп килә - 19 меңгә якын нәкъ менә шул юл белән сатып алынган. Июль башына барлык билетларның 80 процентын сатып бетерү планлаштырыла. Инде бүген үк кайбер төр ярышларга билетлар бик аз санда калган. Әйтик, биек трамплиннан табигый сулыкка сикерү - хай-дайвинг буенча билетлар яхшы сатыла икән.

15 апрелдән су спорты буенча Дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантанасына да билетлар сатыла башлый. Моңа кадәр билетларның кайчан сатуга чыгачагы билгеле түгел иде. Ә тантананың үзенә килгәндә, ул “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. Аның ни рәвешле узачагы инде расланган. Чараны танылган композитор Игорь Крутой әзерли. Тиздән анда катнашучыларны ачыклау өчен кастинг үткәрелә башлаячак.

Ярышларның ачылыш тантанасына эләгү, билгеле сәбәпләр аркасында бик кыен булачак. Чөнки боз сарае 9 меңләп кешене генә сыйдыра.

Казанның ярышларга үз вакытында тулысынча әзерләнеп бетәчәге бүген берәүдә дә шик тудырмый торгандыр. 2013-2014 елда 8 тест ярышы уздырылган, Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) тарафыннан 10 тапкыр махсус тикшерү инспекциясе дә килеп китүен беләбез.

Инде бүген Казан төрле яклап оештыру эшләрен җайга салырга тырыша.  Кунакларны каршы алу, кунакханәләргә урнаштыру, тукландыру һәм башка эшләр буенча башкаланың зур тәҗрибәсе бар. Алда торган чемпионат массштабы ягыннан Универсиадага җитә алмаса да, оештыру эшләре һәр ваклыгы белән каралган, тиешле оешмалар тарафыннан расланган. Хәтта бүгеннән үк чемпионат вакытында кунакларның күпме ашаячагына кадәр билгеле - 15 тонна ит, 7 тонна балык, 20 тонна җиләк-җимеш һәм яшелчә, 10 тонна сөт ризыклары сарыф ителәчәк икән.

Инде эшне җиңеләйтү өчен партнерлар даирәсен генә киңәйтәсе бар. Министр әйтүенчә, әлегә бу эш авырлык белән бара. Ләкин чемпионат башланырга 100 көн кала Универсиада вакытындагы берничә партнер белән тагын да килешүләр төзеләчәк.


Фәрит САЛИХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International