Г.Камал исемендәге театр Самар һәм Оренбур шәһәрләренә гастрольләргә китә. 9-15 февральдә узачак гастроль афишасында театрның соңгы премьералары.
Театрдан хәбәр итүләренә караганда, Самар гастрольләре 9-10 февральдә М.Горький исемендәге Самар академия драма театрында узачак.
9 февраль 18.00 сәгатьтә И.Зәйниевның “Мәхәббәт FM” спектакле. Спектакльнең премьерасы узган сезонда булган иде. Шуннан бирле әлеге спектакльдә һәрвакыт аншлаг, ә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә. Ул татар яшьләре диаспорасы үтенече белән ике мәртәбә Мәскәүдә уйналды. “Мәхәббәт FM” эстрада-джаз комедиясе драматург Илгиз Зәйниев тарафыннан Камал театрының яшь артистлары өчен махсус язылды. Пьеса Казан шәһәренең “Мәхәббәт FM” радиосында башланып киткән мәхәббәт тарихы хакында.
10 февральдә 18.00 сәгатьтә – бу сезонның беренче премьерасы - “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык ролендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.
Спектакль 2015 елның 18 гыйнварында арабыздан киткән драматург, Башкортостанның халык язучысы Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана.
Камаллылар хәбәр иткәнчә, Оренбур гастрольләре М.Горький исемендәге Оренбур драма театры сәхнәсендә 12-15 февральдә узачак.
12 февраль 18.30 сәгатьтә һәм 14 февраль 17.00 сәгатьтә, гашыйклар көне уңаеннан, Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM” спектакле.
13 февраль 18.30 сәгатьтә һәм 14 февраль 12.00 сәгатьтә – Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле.
15 февраль 17.00 сәгатьтә тагын бер премьера – Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Банкрот” спектакле. Әлеге сатирик комедиянең үзәгендә - сәүдәгәр Сираҗетдин образы. Тиз генә баеп китү теләге белән ул хәйлә уйлап таба: банктан зур кредит алып, акчаларны яшерә дә, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китеп бара. Тик юлда имеш аны талыйлар һәм ул “акылдан яза”... Хәйләкәр Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Мәгълүм булганча, быел “Банкрот” спектакле “Алтын Битлек” экспертлар советы фикере белән Россиядә 2014 елның иң яхшы спектакльләре исемлегенә кертелде.