Контроль өчен 4,9 миллион сум яки фатир хуҗалары нигә битараф?

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда фатир хуҗалары үз торак йортларын тоту, идарәче компанияләрнең эшчәнлеген контрольгә алу буенча шактый зур вәкаләтләргә ия. Тик милекчеләрнең күбесе бу эшкә битараф карый, ни сәбәпледер әлеге мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйлар...


“ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз шушы хакта булды. Чара торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәгенең эшчәнлегенә багышланган иде.

Татарстан җитәкчелеге аңлый

Билгеле булганча, әлеге оешма Татарстанда 2013 елның гыйнварында оешкан иде. Аның максаты – күпфатирлы йортларда гомер итүчеләрне уңайлы шартлар белән тәэмин итү, аларга әлеге өлкә белән бәйле хокукый белем бирү. Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативларының намуслы эшчәнлеген тәэмин итү шулай ук мөһим максатларның берсе буларак карала.

- Безнең оешма Россиянең башка төбәкләрендә дә актив эшли. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында иҗтимагый контроль урнаштыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, узган ел иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә Россия халкыннан барлыгы 60 меңнән артык мөрәҗәгать килеп иреште. Күпләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөрес башкарылмавы, капиталь ремонт өлкәсендәге проблемалар һәм идарәче компанияләр эшчәнлегенең үтә-күренмәле булмавыннан зарлана, - дип сөйләде “ТКХ Контроль” (“ЖКХ Контроль”) россиякүләм оешмасының башкарма директоры Светлана Разворотнева.

Шунысы сөенечле, Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларга Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда аеруча зур игътибар бирәләр икән. Биредә әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын республика җитәкчелеге аңлый һәм иҗтимагый контроль үзәгенең уңышлы эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

- Без үз эшчәнлегебезне алып барганда төрле проблемалар белән еш очрашабыз. Аларның беренчесе ТКХга кагылышлы законнарның иҗтимагый контроль белән бәйле пунктларында хокукый ачыклык булмау. Икенче мөһим мәсьәлә исә тотрыклы финанс ярдәме күрсәтелмәү белән бәйле. Татарстанда хәл башкача. Шуңа күрә, мөмкинлектән файдаланып, республика Президентына зур рәхмәт әйтәсе килә. Ник дигәндә, биредә иҗтимагый контроль системасын үстерү-камилләштерүнең кирәк булуын аңлыйлар һәм әлеге эшчәнлек өчен үзләрендә җаваплылык хисе тоеп эш итәләр, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Мәсәлән, быел Татарстан Президенты “ТКХ Контроль” оешмасына 4,9 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән икән.

Халык нигә пассив?

Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов сүзләренә караганда, “ТКХ Контроль” оешмасының Татарстан өчен әһәмияте, чыннан да, шактый зур.

- Закон нигезендә күпфатирлы йортларның торышы өчен милекчеләр үзләре җавап бирергә тиеш. Кызганыч, бу өлкәдә алга китеш күренми. Йортларда җыелышлар уздыру бик авыр: күпләрне торак йортның торышы, яшәеше кызыксындырмый, халык бик пассив. Күпләрнең исә бернинди дә карар кабул итәсе килми. Мондый шартларда иҗтимагый контроль системасы булдыруның әһәмияте бермәбер арта. Республикада бу өлкәгә шактый зур игътибар бирелә. Мәсәлән, “Халык контроле” сайтын гына алыйк. Хәзерге вакытта портал торак инспекциясе эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәтә. Йорт белән идарә итүдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә тәртип бозуларга тап булган татарстанлылар биредә шикаять калдыра. Әлеге гаризаларның барысы да тулысынча карала, тиешле карарлар кабул ителә дип әйтә алам. Чөнки аларның үтәлешен нәкъ менә халык күзәтә , - дип белдерде Сергей Крайнов.

Бактың исә, быел Торак инспекциясенә идарәче компанияләр эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны 50 процентка кимегән икән. Беренче чиратта, бу халык күзәтүе астында идарәче компанияләрнең яхшырак эшли башлавы белән бәйле, дип ассызыклады җитәкче.

Шул рәвешле, хәзер теләге булган һәркем “ТКХ Контроль” оешмасы белән элемтәгә кереп, үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Биредә төрле шикаять һәм тәкъдимнәр дә кабул ителә. Моның өчен 8 (843) 236-29-97 номерына шалтырату да җитә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International