Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе хезмәткәләренең эше 2014 елда аеруча тыгыз булган. Тикшерүчеләрнең һәрберсе ай саен өчешәр җинаять эше буенча тикшерү алып барган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге шәхесләрнең һәрберсе мактауга лаек.
Бу мәгълүматлар Татарстан Тикшерү комитетының 2014 елдагы эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышында билгеле булды. Чарада Татарстан Президенты белән беррәттән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Идарәчелекнең эш нәтиҗәләре турында исә Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев сөйләде.
Тикшерүчеләр кайчан йоклый?
- Узган ел хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча актив эшчәнлек алып барылды. Нәтиҗәдә, без җинаятьчелек дәрәҗәсен 3 процентка киметүгә ирештек. Җәмәгать урыннарында куркынычсызлык дәрәҗәсе дә яхшырды. Әле алай гына да түгел, халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычы артты, - дип белдерде Павел Николаев үзенең чыгышында.
Тикшерү комитетында хезмәт куючыларның нинди авыр шартларда эшләве һәркемгә мәгълүмдер, мөгаен. Тикшерүчеләрнең күбесе җинаятьләрне тизрәк ачыклау максатыннан эш урынында кунып калуны да гадәти хәл итеп кабул итә. Павел Николаев сүзләренә караганда, 2014 ел алар өчен аеруча катлаулы булган.
- Ничек кенә булмасын, тикшерүчеләрнең барысы да булдыра алганча тырышып эшләде. Эш күләме исә шактый зур иде. Тикшерүчеләрнең барысы да ай саен өчешәр җинаять эше алып барырга мәҗбүр булды. Ә бер тикшерүче карамагындагы җинаятьләр саны тагын да күбрәк, - дип ассызыклады җитәкче.
Хезмәт хаклары вакытында түләнергә тиеш
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Тикшерү идарәсе коррупциягә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Узган ел хокук сакчылары тарафыннан шушы категориягә керә торган 800дән артык (!) җинаять эше каралган. Шуларның һәр дүртенчесе – хезмәт вәкаләтләреннән явызларча файдалану белән бәйле, дип сөйләде Павел Николаев.
Икътисади җинаятьләрне киметү – шулай ук иң мөһим максатларның берсе. Салым өлкәсе белән бәйле җинаятьләр саны әллә ни зур булмаса да, бу тармакны ныклы контрольгә алырга кирәк, дип ассызыклады җитәкче. Ник дигәндә, әлеге төр җинаятьләр нәтиҗәсендә килгән зыян күләме 280 миллион сум тәшкил иткән.
Әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.
- Республикада ачыкланган икътисади җинаятьләр саны 17 процентка кимегәнлеге билгеле. Тик бу күрсәткечләр чынбарлыктагы вәзгыятьне ассызыклап күрсәтми. Шуңа күрә бу өлкәне контрольгә алырга кирәк дип саныйм. Салым өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык һәм җир фонды белән бәйле җинаятьләргә аеруча зур игътибар бирү мөһим. Бюджет системасына һәм халыкка килгән зыянны каплау сорала, - дип белдерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Тикшерү идарәсе вәкилләре хезмәт хакларының вакытында түләнүен дә контрольдә тотарга бурычлы. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөргән вакытта бу мәсьәләнең актуальлеге бермәбер арта.
Законсыз тартып алынган җирләр кире кайта
Татарстанның Тикшерү идарәсе дәүләт һәм муниципаль карамактагы җирләрне ачыклау буенча да шактый зур эшчәнлек алып бара. Соңгы ике ел эчендә генә дә хокук сакчылары шундый йөз гектардан артык җир кишәрлеген ачыклаган. Аларның кадастр бәяләре генә дә якынча 200 миллион сум тора, ә базар бәясе исә тагын да кыйммәтрәк.
- Бу юнәлештә, чыннан да, шактый зур эшләр башкарыла. Моңа кадәр җир кишәрлекләрен законсыз рәвештә сатып җибәрү, куллануның ниндидер законсыз ысуллары кулланылды. Хәзерге вакытта аларны кире кайтару буенча зур эшләр башкарыла. 2015 елда исә бу эшчәнлекне тулысынча тормышка ашырып бетерербез дип өметләнәм, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләсе шулай ук игътибардан читтә калмады. Президент фикеренчә, бу юнәлештә алга таба да актив эшләргә кирәк.
- Төп максат - экстремизм очракларын булдырмау. Әлеге төр җинаятьләрнең сәбәпләрен, шартларын ачыклау таләп ителә. Моның өчен тикшерү органнары дәүләт хакимияте, халык, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Гомумән алганда исә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Тикшерү идарәсенең 2014 елдагы эшчәнлеген югары бәяләде. Аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне какшатырга тырышу безнең алга яңа таләпләр куя. Югары квалификацияле хезмәткәрләрдән генә торган Тикшерү идарәсе әлеге бурычларны җиренә җиткереп башкарыр дип уйлыйм, - дип ассызыклады Президент.
Рәмзия ЗАКИРОВА