ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
23 гыйнварда  район үзәгендә  Биектау район суды бинасында Татарстан Республикасының Суд Департаменты Идарәсе һәм республиканың суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең эш төркеме киңәйтелгән утырыш уздырды. 2014 елдагы эшкә йомгак ясалды, 2015 елга бурычлар билгеләнде.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 ел башында игълан иткән бәйге тәмамланырга күп калмады. Конкурс шартларында әйтелгәнчә, 25 гыйнвар көнне төнге 12дә тавыш бирү туктатыла.
Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның Көнчыгыш конференциясендә лидерлык өчен көрәштә Магнитогорскиның "Металлург" командасын тар-мар итте — 3:0. Шулай итеп, казанлыларның җиңелүләрдән торган сериясе өзелде. "Ак Барс" өчен "кара полоса" төгәлләндеме? Командада кризис булдымы? Кичәге мөһим җиңүдән соң уенчы һәм тренерларның фикерләрен тыңладык.
Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт  мәктәбендә  яңа  ел уңышлы башланып китте. 10  гыйнвар көнне “Биектау” универсаль спорт комплексында спорт  мәктәбе шәкертләре каратэ  буенча төсле билбауларга ия булу өчен имтихан бирде.
Кайсы гына “Хәтер Китабы”н ачсак та, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган бик күп совет солдатының фамилиясе каршында “хәбәрсез югалды” дигән язу тора.
Кеше тормышы аккан су кебек эзсез генә югалмый, төбенә-тамырына төшеп карый башласаң, тырыш, сәләтлеләрнең тормыш һәм хезмәт юлын матур хатирәләр белән бизәп үткәне ачыклана. Һәр авылда андый кеше бар. Яңавыл авылында 30  ел  гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Сабирҗанова Рәхилә Хәлиулла кызы яши.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тынычлык, Татарстан халыкларның үзара дуслыгы – безнең иң асыл кыйммәтләребезнең берсе булып тора. Дәүләт сәясәтендә дә милләтара татулык - өстенлекле юнәлеш. Татарстанда дәүләт оешмалары, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, белем бирү системасы, мәдәният, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары үзара аңлашып эшли дисәк тә, ялгыш булмас.
Авыл җирлекләрендәге гражданнар  җыеннарында уртага салып сөйләшенә торган төп темалар – авылларны төзекләндерү, юллар  ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары.
Узган елның соңгы көннәрендә  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы рәвештә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТРның Биектау районындагы Пенсия  фонды идарәсе 2014 елның 12 ае өчен Россия Федерациясенең Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фондына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча  мәгълүматлар тапшыру вакыты җитүен искә төшерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International