Китап яратучылар тәрбияләде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Кеше тормышы аккан су кебек эзсез генә югалмый, төбенә-тамырына төшеп карый башласаң, тырыш, сәләтлеләрнең тормыш һәм хезмәт юлын матур хатирәләр белән бизәп үткәне ачыклана. Һәр авылда андый кеше бар. Яңавыл авылында 30  ел  гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Сабирҗанова Рәхилә Хәлиулла кызы яши.

Рәхилә 1935 нче елның 7 гыйнварендә Яңавыл авылында колхозчы гаиләсендә бишенче  кыз булып дөньяга  килә. Биш баланың бишесе дә кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә, әниләренә колхоз эшендә дә булышалар, өй эшләрен дә башкаралар. Аның бала чагы авыр сугыш  елларына туры килү сәбәпле, укуы өзелә. Рәхилә  1943-1947 нче елларда  Яңавыл башлангыч мәктәбендә белем ала. 1950  елда авылдагы кичке мәктәпнең 5 сыйныфына бара. Ә 1951 елда мәктәпне  җидееллык  итеп  ачкач, алтынчы сыйныфны шунда дәвам итә. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлый. Мәктәптән соң, 1953 елны,  Рәхилә апа Тәтеш авыл хуҗалыгы училищесына  укырга керә. Һәм 1956 елны агроном белгечлеге алып, Чуваш Илендәге “Күмәк көч” колхозына агроном булып эшкә урнаша. 1962 елның  февралендә кияүгә чыгу сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр була. 1962 елның 16 июнендә Рәхилә апа  авыл клубына мөдир булып  эшкә керә һәм дүрт ел эшли. Эшләү дәверендә  авыл  активистлары, мәктәп укытучылары  белән ел саен спектакльләр  куялар, концертлар оештыралар. Фермада  терлекчелек тармагы  эшчеләре  өчен  махсус газета чыгаралар, колхозга  булышалар. Агитбригада белән кыр-басуларга  чыгалар. Басуларда  эшләүче  кырчылык бригадалары  турында “Уңыш” газетасы чыгарганнар. Үз  эшләреннән тыш колхоз эшләрендә  дә актив  катнашкан.

1966 елны Рәхилә апа авыл  китапханәсенә  күчә. Китапханәдә 30 ел эшләү дәверендә төрле чаралар: китап  конференцияләре, әдәби-тематик кичәләр,  әңгәмәләр оештыра. Ул 1996 елга кадәр    китапханәдә  эшләп, лаеклы ялга китә. Рахилә апа бүгенге  көндә Габделәхәт абый белән бергә 53 ел гомер кичерделәр. Сабыр холыклы, эшчән, ярдәмчеллек  сыйфатларына  ия  булган ире белән үткәргән тату, тигез тормышта бер кыз үстерделәр. Бүгенге  көндә кызлары  Алсу ял саен кайтып, ярдәм итеп тора. Рәхилә Хәлиулла кызы әле бүген дә ачык зиһенле, зарланырга яратмый торган  көчле рухлы, якты йөзле зирәк  ханым  булып  кала.
 

 


Биектау үзәк китапханәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International