ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Биектау  районы мөһим  вакыйгага әзерләнә. 2015 елда  аңа нигез салынуга  80 ел тула.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераны  Садри Гарәфиевкә “Җиңү китергән таныш йөзләр”  акциясе кысаларында бастырылган  китап тапшырды.


Биектау  Мәшгульлек үзәге һәм мәгариф бүлеге “Интернет-озын гомерлелек” акциясен тормышка ашыру барышында  өченче буын  IТ-олимпиадасының муниципаль этабын уздырдылар.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының  Дәүләт  Советы депутаты Рәфкать Кантюков  елның елында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшыра.
Авыл  җирлекләренең  үз кешеләре  алдында  ел да  уздырыла торган отчет җыелышлары Айбашта  башланып китте.  Бирегә Яңа ел ялларыннан соңгы беренче эш көнендә  Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә район хакимияте һәм башка тармакларның  җаваплы хезмәткәрләре  килде.
Үткән шимбәдә булган киңәшмәдә районның зооветеринария белгечләре терлекчелек буенча 2014  ел йомгаклары турында фикер алышты.
Агымдагы елның 13-16 гыйнварында Бөгелмәдә 2005 елгы үсмерләр  арасында “AIRON кубогы”на  хоккей турниры булды. “Биектау” командасының яшь хоккейчылары  биш  матчта катнаштылар, шуларның 4се алар өчен җиңү белән тәмамланды.

18
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Киләчәккә зур өметләр баглап,
Яңа елга аяк басабыз.
Яңа ел ул сихри  көчкә ия,
Бәхет көтә аннан  барчабыз.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Биектау муниципаль районы башкарма комитетының административ   комиссиясе  үзенең  эшчәнлеген Биектау муниципаль районын төзекләндерү  кагыйдәләре һәм авыл җирлекләре территориясен тышкы төзекләндерү, тиешле тәртиптә  тоту, җыештыру, чистарту эшләрен оештыру кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Административ  хокук тәртибе бозу турындагы кодекслары   нигезендә, шулай ук ел саен раслана торган эш планына таянып  тормышка ашыра.
Биектау хоккейчылары җанатарлары өчен  тагын бер күңелле яңалык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International