Биектау Мәшгульлек үзәге һәм мәгариф бүлеге “Интернет-озын гомерлелек” акциясен тормышка ашыру барышында өченче буын IТ-олимпиадасының муниципаль этабын уздырдылар.
Анда компьютер белеме нигезләренә төшендерү буенча узган елда уку-өйрәнү узган пенсионерлар катнашты.
Район күләмендәге IТ-олимпиаданың җиңүчесе – район үзәгеннән А.И. Нигъмәтуллина (рәсемдә алгы планда). Алевтина Ивановна хәзер безнең район исеменнән IТ-олимпиаданың республика этабында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!