Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Садри Гарәфиевкә “Җиңү китергән таныш йөзләр” акциясе кысаларында бастырылган китап тапшырды.
Бары берничә дистә данә генә чыгарылган китап Дөбъяз авылында яшәүче фронтовик Садри Гарәфиевнең сугышчан юлына багышланган. Әдәби текст сугыш чорыннан бирле гаилә архивында сакланган фотосурәтләр белән чиратлаштырып төзелгән. Шушында ук сугышчан бүләкләр, юбилей медальләрен тапшыру турындагы рәсми бүләкләү кәгазьләренең фоторепродукцияләрен дә күрергә була. Садри Гарәфиев хезмәт иткән дивизиянең сугышчан юлы да күрсәтелгән.
Китап авторлары ветеранның сугыштан соңгы чордагы хезмәтен дә игътибар үзәгеннән читтә калдырмаганнар. Китапта ветеранның хатирәләре үз авызыннан язып алынган видеофильм да бар. Үзләре турындагы шундый китапларны безнең районның тагын берничә иң лаеклы ветеранына тапшырачаклар.
Рәсемдә: Рөстәм Кәлимуллин “Җиңү китергән таныш йөзләр” акциясе кысаларында чыгарылган китапны Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Садри Гарәфиевкә тапшырды.
Фәнил Мөхәрләмов фотосы.