Кубоклы Ямаширмә тәҗрибә уртаклаша

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Үткән шимбәдә булган киңәшмәдә районның зооветеринария белгечләре терлекчелек буенча 2014  ел йомгаклары турында фикер алышты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров елның бик үк начар булмаганын билгеләп үтте. Мөгезле эре терлекнең баш саны кимемәгән, сөт  һәм ит җитештерү арткан. 2013 нче ел  нәтиҗәләре  белән чагыштырганда, район хуҗалыкларында 111 процент сөт, 110 процент ит җитештерелгән, 100 сыердан 83 бозау алынган, бер сыердан уртача 4630 килограмм сөт савылган. “Әсән”, “Татарстан”, “Битаман”, “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтләре, “Красная заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында исә бу күрсәткечләр район буенча уртача саннардан шактый зуррак.
Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы  Илдус Вәлиев чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары “Ватан” ширкәтендә терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар.
2014 нче елның декабрендә терлекчелектә күчмә  кубокны  нәкъ менә «Ватан» хуҗалыгы яулап алган иде.

Семинарда катнашучыларга Ямаширмә фермасында  бозаулату бүлеген, бозауларны асрау урынын күрсәттеләр. Эшне оештыру турында хуҗалык  белгечләре – ветеринария табибы Рәйхан  Бәйрәмов, зоотехник Суфия Сафиуллина, җитештерү технологы Милис Сәгъдиев сөйләде.

Хуҗалыкта 880 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 330 сыер асрала. Көнлек савым 6 мең килограмм  тәшкил  итә. Фермада 8 савымчы эшли, хезмәт хакларын вакытында  алып баралар. “Ватан”   авыл хуҗалыгы  предприятиесе генераль директоры Зөфәр Лотфуллин һәм идарәче Линар Галиәхмәтов семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре  җитәкчеләре һәм белгечләре Ямаширмәнең орлык складында да булдылар. Анда сүз алда торучы язгы чәчү һәм  орлыкчылыкның актуаль мәсьәләләре турында барды.

Бу көннәрдә Биектау районы хуҗалыклары 76,6 мең тонналап сөт җитештерә. Иң күп сөт савуга “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте, “Татарстан” агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте, “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте, “Ватан” авыл  хуҗалыгы предприятиесе һәм  “Битаман” җаваплылыгы чикле ширкәте  терлекчеләре  ирешә.


Маргарита ТИМОНИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International