Биектауның яшь хоккейчылары чаллылыларны җиңделәр

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

Биектау хоккейчылары җанатарлары өчен  тагын бер күңелле яңалык бар.

Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының яшь спортчылары Яр Чаллы командасы белән икенче тапкыр  очраштылар. Якташларыбыз бу юлы да  сынатмады, алар 2:1 исәбе белән җиңү яуладылар. Исегезгә төшереп үтәбез: агымдагы атнада 2005 елгы яшь хоккейчыларыбыз Арион кубогына Бөгелмә шәһәрендә көч сынашачак. Бүгенге көндә  безнекеләр исәбендә өч җиңү һәм бер җиңелү. Бөгелмә командасы  белән очрашу, ни кызганыч, безнең файдага тәмамланмады, исәп – 5:2. Ә менә Чаллы һәм “Нефтехимик” хоккейчылары белән очрашу безгә өч җиңү бүләк итте. Бүген, 16 гыйнварда, “Биектау”  Лениногорскиның “Нефтехимиг”ы белән уйнаячак. Бөгелмәдәге уенның гомуми нәтиҗәләре  бүген үк билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International